Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Кремльдән китә


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

2003-2008 елларда Башкортостанның элекке президенты идарәсе башлыгы булып эшләгән Радий Хәбиров Русия хөкүмәтенә күчәргә мөмкин.

Русия президентының эчке сәясәт идарәсендә җитәкче урынбасары булып эшләүче Радий Хәбиров эшеннән китә.

РБК порталы язуынча, 18 сентябрьдәге Русия Дәүләт Дума сайлауларының икенче көнендә Русия президентының эчке сәясәт идарәлегендә җитәкче урынбасары булып эшләүче Радий Хәбиров отставкага китәчәк. Ул сайлауларның кураторы иде. Хәбиров 19 сентябрьдән эштән китүе турында гариза язган. 2003-2008 елларда Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов идарәсе башлыгы булып эшләгән Радий Хәбиров илнең башкарма хакимиятенә күчәргә мөмкин.

"Медикорсеть" чыганаклары Хәбиров Башкортстанның элекке прокуроры, хәзер Русиянең юстиция министры Александр Коновалов янына күчәргә мөмкин дип белдерә.

Хәбиров Башкортстаннан җәнҗал белән китте. Элеккеге президент Мортза Рәхимов аны 2008 елда эштән алды. Кремль Хәбировны аның урынына куярга мөмкин, дип санады. Хәбиров "Бердәм Русия" фиркасеннән дә куылды, ришвәт алуларда гаепләнеп, аңа карата җинаять эшләре ачылды. Ләкин 2009 елда "Бердәм Русия"нең федераль җитәкчелеге аны кире фиркагә алды һәм ул Русия президентының эчке сәясәт идарәлегенә җитәкче урынбасары булып тәгаенләнде.

Радий Хәбиров 1964 елда Башкортстаннның Ишембай районында туган, юридик фәннәр кандидаты.

XS
SM
MD
LG