Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакерлары АКШ Демократик фиркасенең серверларын тагын җимергән


Демократик комитетның вакытлыча вәкиле Донна Бразил белдерүенчә, әлеге җинаять гамәлләреннән бер генә кеше файда күрергә мөмкин, ул – президентлыкка Республикан фиркасе намзәте Дональд Трамп.

АКШның Демократик фиркасе комитеты серверларын АКШ сайлауларына тәэсир итәргә тырышучы Русия агентлары тагын җимергән. Документларга сылтама WikiLeaks Твиттерында Guccifer 2.0 исемле хакерга сылтама итеп урнаштырылган.

Комитетның вакытлыча вәкиле Донна Бразил белдерүенчә, әлеге җинаять гамәлләреннән бер генә кеше файда күрергә мөмкин, ул – президентлыкка Республикан фиркасе намзәте Дональд Трамп.

“Трамп Русия президенты Владимир Путинның эшчәнлеген халык алдында гел хуплап килә. Алай гына да түгел, ул үз кампаниясенә ярдәм итәр өчен Русия шпионнарын тагын да яхшырак эшләргә чакырды”, - ди Бразил.

Июль аендагы серверларны җимерү нәтиҗәсендә дә берникадәр мәгълүмат таралган иде. Ул вакытта Демократик фирканең корылтае эшчәнлегенә зыян килде һәм аның рәисе Дебби Вассерман-Шульц эшеннән китәргә мәҗбүр булды.

Әлеге вакыйгалардан соң Трамп сайлауларда җиңеп чыгар өчен Русияне тагын да күбрәк электрон хатларны чокып чыгарырга чакырган иде.

Дөрес, ул соңрак бу сүзләрнең бары тик сарказм гына иде дип белдерде.

“Без Русия агентлары урлаган документлар дөнья күрер дип фаразлаган идек”, - ди Донна Бразил.

XS
SM
MD
LG