Accessibility links

Эмилия Слабунова: "Хакимиятнең бар максаты – урыннарын югалтмау"


Эмилия Слабунова
Эмилия Слабунова

Русиянең оппозициядәге “Яблоко” фиркасе башлыгы Эмилия Слабунова Уфада сайлаучылар белән очрашуда илдәге көрчектән хакимиятне алыштырып кына чыгып булачагын белдерде.

“Яблоко” фиркасе башы Эмилия Слабунова Уфада булып китте. Ул 14 сентябрь Уфада торак алу өчен акчаларын түләп, шулай ук, банклар тарафыннан алданучылар, ипотекадан файдаланучылар, сайлаучылар белән очрашулар уздырды, матбугат конференциясе үткәрде. Шулай ук “Эхо Москвы” радиосының Башкортстан бүлегендә булды, кичен сайлаучылар белән очрашуда катнашты.

“Яблоко” фиркасе башы Эмилия Слабунованың матбугат конференциясе “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узды. Анда, башлыча, бәйсез матбугат чаралары вәкилләре генә катнашты. Эмилия Слабунованың ул очрашудагы чыгышы шактый каты һәм тәнкыйтьчән булды. Ул сүзен үзенең Уфада туып-үсүе, 4 яшендә балетта бер герой икенчесен пычак белән кадап үтергәндә залны тутырып кычкыруын искә алудан башлады. Ул бу вакыйганы үзенең иң беренче ризасызлык чыгышы дип шаяртты. Аннан соң сүзен илдәге һәм республикадагы хәлләргә борды.

“Яблоко” парламентка үткән очракта, иң беренче эш итеп шул чыгымнарны һәм түрәләрнең санын киметү мәсьәләсен күтәрәчәкбез

“Күптән түгел Русия БМОда хәрби чыгымнары турында хисап биргән иде. Аңа караганда, 2015 елда хәрби чыгымнар 50 процентка арткан. 2015 елда ул 2,9 триллион сум тәшкил иткән. 2014 ел белән чагыштырганда бер триллионга якын үскән. 2016 елда казнаның 19,2 процент акчасы хәрби тармакка бүленсә, мәгарифкә – 3,6, сәламәтлек саклауга – 3, мәдәнияткә 0,6 процент каралган. Хәрби тармак, тәртип саклау, дәүләт хезмәте һәм дәүләт монополиясе өчен казна акчасының 40 проценты бүленсә, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спортка җәмгысе 7 процент бүленә. Һәр дүрт сум акчаның бер сумы корал җитештерү өчен китә, без сугыш алдында яшибез кебек. “Яблоко” парламентка үткән очракта, иң беренче эш итеп шул чыгымнарны һәм түрәләрнең санын киметү мәсьәләсен күтәрәчәкбез. Мәсәлән, без федераль бүлге идарәләрен бетерү яклы. Аларның нәтиҗәләре юк. Хакимият халык өчен эшләми, аларның бар максаты – урыннарын саклап калу”, диде Слабунова.

Ел саен зур бер шәһәр халкы чит илләргә китә дигән сүз

“Яблоко” фиркасе җитәкчесе “Левада” үзәген чит ил агенты итүне дә аларның “дөреслекне җиткерүе” белән аңлатты. Аның сүзләренчә, “Левада” чит илләргә китәргә теләү мәсьәләсендә халык фикерен өйрәнгән булган. Аңа караганда, 25 процент кеше чит илләргә китәргә теләге барлыгын белдергән. “Русиядә патриотлык турында сөйлибез. Ә шул ук вакытта 2013 елда Русиядән 186 мең, 2014 елда – 308, 2015тә 350 мең кеше киткән. Бу ел саен зур бер шәһәр халкы чит илләргә китә дигән сүз”, – диде Эмилия Слабунова һәм “Левада”дан дошман эзләү сәбәпләрен шуның белән аңлатты.

Ил буенча уртача хезмәт хакыннан Башкортстанда 38 процентка кимрәк

“Яблоко” җитәкчесе Башкортстандагы хәлләр уңаеннан да фикерләрен әйтте. Уфалылар белән очрашудагы тәэсоратлары белән бүлешеп, ул шулай диде: “Бүген берничә урында очрашуда булган идем. Шуларның берсендә балалар бакчасында эшләүче бер хатын-кыз аена 7200 сум хезмәт хакы алуын, уттан башка гына да коммунал түләүләр өчен 8500 сум китүен әйтте. Башкортстанда күп кенә тармакларда хезмәт хакы Русиядәгедән бик түбән булып кала. Ил буенча уртача хезмәт хакыннан Башкортстанда 38 процентка кимрәк. Мәгарифтә Русиядә уртача хезмәт хакы 28 мең сум булса, Башкортстанда ул 20 мең тәшкил итә. Республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 2013 елда 16 миллиард сум булса, 2015тә 8 миллиардка калган. Ягъни, барлык позицияләрдә дә түбән тәгәрәү бара.”

Слабунова төбәкләрнең 40 процент акчаларын үзләрендә калдырырга тиешлеген дә әйтте.

Халыктан җыелган салым исәбенә эшләп, миллионнар туздырган бу канал илдәге хәлләр, көрчек, аны бетерү, халыкны лаеклы тормышта яшәтү кебек проблемнарны күрмәмешкә салыша

“Яблоко” җитәкчесе Русиянең үзәк телевидениесенең бары тик хакимият фиркасе файдасына гына эшләвенә борчылу белдерде: “Шушы көннәрдә генә мин үзәк телеканалларның берсендә чыгыш ясарга тиеш идем. Очрашу вакыты җитәрәк сөйләшү темасы үзгәрүен, төп сүзнең АКШтагы президент сайлауга чыккан намзәт Һилари Клинтонның сәламәтлеге, үзен сәер тотышы турында барачагын әйттеләр. Халыктан җыелган салым исәбенә эшләп, миллионнар туздырган бу канал илдәге хәлләр, көрчек, аны бетерү, халыкны лаеклы тормышта яшәтү кебек проблемнарны күрмәмешкә салыша. Халык башын бутап кирәкмәгән мәсьәләләрне куерта.”​

Сулдан: Сергей Наумкин, Эмилия Слабунова һәм Илдар Исәнгулов
Сулдан: Сергей Наумкин, Эмилия Слабунова һәм Илдар Исәнгулов

Очрашуда “Яблоко”ның Башкортстан бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин һәм әлеге фиркадән чыккан намзәт Илдар Исәнгулов та катнашты. Алар республикада сайлау кампаниясенең гадел бармавы, авырлыклар тудырылуы турында сөйләделәр. Мәсәлән, Илдар Исәнгулов “Бердәм Русия” фиркасе намзәтләре белән очрашуга халыкны мәҗбүри җыюлары, “Яблоко”лар белән очрашуларга аяк чалуларын сөйләде. Аның сүзләренчә, район хакимияте башлыкларына өстән сайлауда күпме тавыш җыелырга тиешлеге турында күрсәтмә булган. “Алар шуны тормышка ашыру өчен тырыша. Хакимият фиркасе сайланмаса, алар да үз урыннарыннан колак кагачак. Шуңа, теләсә нинди кара һәм пычрак юллар белән алар 99,99 процент тавыш җыюны оештырачаклар”, диде Исәнгулов.

XS
SM
MD
LG