Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа татар бистәсе буйлап фотосәяхәт узачак


Яңа татар бистәсе серен саклаучылар бистәнең ничек яшәве, кайсы биналар сакланып калуы, кайсылары җимерелүе, биредә кемнәр яшәве турында сөйләячәк

17 сентябрьдә Яңа татар бистәсе серләрен саклаучылар бистә буйлап фотосәяхәт уздырачак. Сәяхәт Кәрим Тинчурин исемендәге парктан башлана. Аннары Мазут йорты, Иске Таш мәчете, беренче санлы татар гимназиясе, Ак мәчет, Яңа татар зираты, Ал мәчет (Ислам кабул ителүнең меңъеллыгы исемендәге мәдрәсә) белән танышу булачак.

Экскурсияне Яңа татар бистәсендә яшәүче өлкән кешеләр, мәчет имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре, туган якны өйрәнүче белгечләр алып барачак. Алар бистәнең ничек яшәве, кайсы биналар сакланып калуы, кайсылары җимерелүе, биредә кемнәр яшәве турында сөйләячәк.

Сәяхәт дәвамында Яңа татар бистәсе ни өчен бүгенге көндә дә татарлар өчен кадерле урын булып тора дигән сорауга җавап табарга мөмкин. Сәяхәттә теләгән һәркем катнаша ала. Чараны Дөнья татар яшьләре форумы оештыра.

XS
SM
MD
LG