Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамак кешесе социаль челтәрдәге экстремистик гамәлләре өчен мәхкәмә каршына басачак


Павел Емельянов Вконтакте битендә экстремистик фотолар, видеолар урнаштырган һәм халыкта нәфрәт уятучы, милләтара сугышка чакыручы фикерләр язган, ди тикшерү.

Стәрлетамкта 28 яшьлек Павел Емельяновка “Нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен кимсетү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче берничә ел дәвамында үзенең Вконтакте битендә экстремистик фотолар, видеолар урнаштырган һәм халыкта нәфрәт уятучы, милләтара сугышка чакыручы фикерләр язган. Стәрлетамак прокуратурасы хәбәр итүенчә, мондый гамәлләр Төньяк Кавказ халыкларын кимсетә һәм милләтара низаг китереп чыгарырга мөмкин.

Экспертиза үткәргәннән соң әлеге материалларның чынлап та экстремистик булуы һәм ватандашларны кимсетүе ачыкланган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Эш Стәрлетамак мәхкәмәсенә тапшырылган.

XS
SM
MD
LG