Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

Кырымтатарларның Суслонгердагы ачы язмышына дәлил урыннар бетә бара


Кырымтатарларның ачы язмышын, хәсрәтен хәтеренә салган тагын бер урын юкка чыгып бара. Мари Илендәге Суслонгер туристик урынга әйләнә. Монда күпләгән кырымтатарларның каберләре булу ихтимал.

Суслонгер дигәч, кырымтатарларның күз алдына җәберләүләр, ачлык, үлем килә. Мари Илендәге Суслонгер авылы янында II дөнья сугышы елларында солдатларны сугышка әзерләү урыны һәм шул ук вакытта кулга алынганнар ябылган лагерьлар булган. Бу турыда тәфсилле мәгълумат юк диярлек.

Кырым татары Җеппар Аблязов, ватаннарыннан сөрелгән гаиләдә туган бала буларак, бу тема белән күптәннән кызыксына. Ул Волжски шәһәрендә яши.

"Мин Тула өлкәсендә тудым, бабаларым шул тарафка сөрелгән иде. Безнең халыкның аяныч язмышы мине балачактан ук борчып килде. Суслонгер җирләре минем уемнан һич чыкмады. Мари Иленә күчеп килгәч, "10нчы километр" дигән җир турында ишеттем. Былтыр без бу җирне таптык. Биредә зират булган. Монда үлгән кырымтатарлар җирләнгән. Монда килгәндә бер егетне очраттык. Хәзер ул йөк машинасы белән урман ташый, балачагы монда узган. Аның сүзләренчә, элек монда лагерьлар булган. Хәзер ул биналарның нигез ташлары гына калган инде", ди Аблязов.

Җеппар Аблязов

Җеппар Аблязов

Биредә кырымтатарларның җирләнүе турында монда яшәүчеләр генә түгел, бу җирләрдә яшәп киткән ватандашлары да дәлилли. Бу мәгълуматны Җеппар әфәндегә хәзер Кырымда яшәүче Адәм исемле кеше сөйләгән. 1950нче елларда аның бала чагы Суслонгер тирәләрендә узган.

Суслонгер лагерьларында тормыш авыр булганмы? Бу сорауга төгәл җавап юк. Әмма Җеппар әфәнде, Тула өлкәсендә яшәгәндә "10нчы километр"да булган бер әбине очраткан.

"Бу әби миңа, улым, син ул җирләрдә булсаң, бер телем ипиең бар икән, андагы халык мохтаҗ булса, шул ипинең яртысын бүлеп бир. Алар безне үлемнән коткарды", диде. Бу сүзләрдән күренгәнчә, монда яшәү бик авыр булган. Кеше бер телем ипигә тилмергән", ди Аблязов.

Нури Бәйрәмов

Нури Бәйрәмов

Волжски шәһәрендә яшәүче Нури Бәйрәмов сүзләренчә, бу лагерьга Мари Иленнән качып китәргә теләгән кырым татарларны да сөргәннәр.

"Төнлә бөтен кеше йоклаганда, берничә кырым татары гаиләсе, Үзбәкстанга качып китергә җыенган. Казанга барып җиткәндә боларны тоталар да Суслонгерга җибәрәләр. Бу лагерьларда күп кешенең үлүе билгеле", ди ул.

Мари Илендәге ачы язмышлары турында Азатлыкка хәзер Кырымда яшәүче Хәдичә апа Мамбетова һәм Сабрие апа Зейтуллаева да сөйләгән иде. Хәдичә апа ул вакытларда кечкенә була. Илләреннән сөрелгәч алар гаиләләрендәге ун бала белән Суслонгер дигән урынга килеп төшәләр. "Бетле баракларда яшәдек", дип искә ала ул чорларны. Сабрие апалар ватаннарыннан куылгач башта Мари Иленең Оршански районы Головино авылында яшәп урман кискәннәр.

Җәен Көмеш күлдә су коеналар

Җәен Көмеш күлдә су коеналар

Суслонгер лагерьлары авылдан шактый ерак, урман эчендә урнашкан. Биредә ачлыктан һәм туңып үлгән солдатларга берничә һәйкәл дә бар. Игътибар белән карасаң, каберләргә охшаган җир өемнәрен дә күрергә була. Тарихчылар арасында аларны кабер түгел ул, окоп диючеләр дә бар.

Лагерьдан ерак түгел Көмеш күл урнашкан. Күл янында лагерьдагыларны күзәтү өчен төзелгән каланча торган. 2015 елда аны шартлатканнар. Биредә хәзер күңел ачу урыны ясарга тырышалар. Кемдер ит кыздыра, хәмер эчәләр. Җәен күпләр Көмеш күлдә су коена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG