Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:47

Омски өлкәсендә Ермакка тагын бер һәйкәл куярга җыеналар


Омскида Ермакка ачылган һәйкәл

Омскида Ермакка ачылган һәйкәл

Омскида ачылган Ермак Һәйкәленә себертатарлар, татар иҗтимагый оешмалары протест белдерсә дә, хакимиятләр активистларга басым ясап, бу һәйкәлне ачтылар. Хәзер инде Знаменский районда да аның бюстын куярга җыеналар.

Омски өлкәсендә “себерне буйсындыручы” Ермакка тагын бер һәйкәл куярга җыеналар. Бу турыда Үләнкүл авылында Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы вакытында өлкә парламентының социаль сәясәт комитеты рәисе Вадим Бережной сөйләде.

“Бердәм Русия”нең “Тарихи хәтер” дип аталган проекты киләчәктә Омски өлкәсендә дәвам ителәчәк. Знаменский районында Ермакка бюст урнаштыру күздә тотыла. Украин халкының атаклы кешеләре турында истәлек һичшиксез мәңгеләштереләчәк. Омски өлкәсенең көньягында, белүегезчә, бездә бөтен районы белән украиннар яшәгән җирләр бар. Мин үзем дә украин”, - диде ул.

Муса Җәлилгә исә һәйкәл 14 сентябьрдә “Русия Даны аллеясы” ватанпәрварлек проекты кысаларында ачылды. Шагыйрьнең истәлеге Большереченски районы Үләнкүл авылында мәңгеләштерелде, дип хәбәр итә ГТРК “Омск”.

Ермакка бюст җәй көне Омскиның үзендә урнаштырылган иде инде. Омски шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте Ермакка һәйкәл кую белән килешмичә, шәһәр башлыгы исеменә 150дән артык имза җыеп хат юллаган һәм видеомөрәҗәгать яздырып социаль челтәрләргә урнаштырган иде. Җавап бер айдан соң гына бирелә дип, хат игътибарсыз калдырылса, видео интернетта күренү белән рәсми оешмалар бик тиз "уянды", мохтарият җитәкчелегенә чылтыратулар, чакырып сөйләшүләр һәм басым башланды. 2-3 августта һәйкәл куюга каршы булган кайбер активистларның социаль челтәрләрдәге битләре эшләүдән туктады.

XS
SM
MD
LG