Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Донбасста бәрелешләр башланганнан бирле 9640 кеше һәлак булды


2016 елның май уртасыннан алып август уртасына кадәр тыныч халык арасындагы корбаннар саны былтыргы шул вакыт белән чагыштырганда арткан.

Донбасста 2014 елның апрелендә кораллы бәрелеш башланганнан бирле 9640 кеше һәлак булган. 22 мең ярым кеше яраланган. Мондый мәгълүмат Берләшкән милләтләр оешмасының Украинадагы кеше хокуклары күзәтчелек миссиясе хисабында китерелә. Ул 15 сентябрьдә дөнья күрде.

Сүз ике якның да югалтулары һәм тыныч халык арасындагы корбаннар турында бара.

Хокук яклаучылар билгеләвенчә, Украинаның көнчыгышында 2016 елның май уртасыннан алып август уртасына кадәр ватандашлар арасындагы корбаннар саны былтыргы шул вакыт белән чагыштырганда 66 процентка арткан. Күпләр Мински килешүләре белән тыелган артиллерия атулары нәтиҗәсендә һәлак булган.

1 сентябрьдән вакытлыча килешү игълан ителүгә карамастан, Донбасс тирәсендә хәлләр тыныч түгел.

Донбасста бәрелешләр 2014 елда Русиянең Кырым аннексиясеннән соң башланды. Киев һәм Көнбатыш илләре Русияне сепаратистларны яклауда гаепли. Кремль гаепләүләрне кире кага. Җәй башында БМО Донбасста 9371 кеше һәлак булган дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG