Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең урыс телен саклау юллары Казанга татар телен саклауда үрнәкме?


Казан метросында хаталы элмә такталарның берсе
Казан метросында хаталы элмә такталарның берсе

Русиядә урыс телен нормага салып, аның кулланылышын сөйләмдә, элмә такталарда контрольдә тотачак оешма булдырылачак. Татарстан бу тәҗрибәне үзендә куллана аламы? Азатлык Мәскәү һәм Казан белгечләре фикерләрен тәкъдим итә.

Русиядә урыс телен нормага салып, аның кулланылышын контрольдә тотачак оешма булдырылачак. Бу хакта Азатлыкка Русиянең Урыс теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе башкарма комитеты рәисе Роман Дощинский белдерде.

Аның сүзләренчә, элмә такталардагы латин хәрефләре белән язылган чит ил брендлары янына урыс хәрефләре белән исемен язу таләбе куелырга мөмкин. Урыс телен бозучыларны, дөрес кулланмаучыларны, контроль иткән комитет таләпләрен үтәмәүчеләрне җәзага тарту юллары да барланачак.

Роман Дощинский. Фото Мәскәү мәгариф сыйфаты үзәге сайтыннан алынды
Роман Дощинский. Фото Мәскәү мәгариф сыйфаты үзәге сайтыннан алынды

Урыс телен контрольгә алу мәсьәләсе Русия Җәмәгать пулатында күтәрелде. Утырыштан соң кайбер мәгълүмат чаралары урыс телен контрольгә алачак "лингвистик комиссия" Эчке эшләр министрлыгы каршында оешачак дип язып чыкты. Дощинский әлеге бүлекне полиция каршында оештыруны хупламый. Азатлыкка ул урыс телен куллануны контрольгә алу юлларын барлап күрсәтте.

Русиядә урыс телен саклау өчен яңа зур эш башларга җыеналар. Татарстан да үз ягыннан татар телен, дәүләт теле буларак, бер нормаларга китереп киңрәк кулланышка кертүне эшли аламы? Азатлык Дощинский санаган юлларга карата галим Дамир Исхаков фикерләрен белеште.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

1. Урыс телен куллануны багучы оешма булдыру

Дощинский: Бу комитет йә булмаса комиссия булырга мөмкин. Үзен хөрмәт иткән һәр илдә дә дәүләт теленең кулланышын тәэмин итеп тора торган оешма бар. Ул Франциядә һәм Европадагы күп илләрдә эшләп килә. Урыс телен багучы бу бүлекне кайдадыр читтә түгел, ә эш күрсәткән оешмада булдыру кирәк. Русия фәннәр академиясе каршында Виктор Виноградов исемендәге урыс теле институты бар. Канунга менә бу институт урыс теле нормалары белән шөгыльләнә дип язылырга тиеш.

Исхаков: Әгәр Мәскәүдә урыс теле институты каршында урыс телен куллануны күзәтүче оешма була икән, ул вакытта Татарстан фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) каршында шундый оешма төзү кирәк булачак. Татарстан фәннәр академиясе татар теле турында шундый ук оешма булдырып, татар телен кайгыртырга тиеш була.

2. Урыс теле нормаларын эшләү

Дощинский:​ Бүген яшәешебез бик күп сүзлекләр һәм белешмәләр белән тулган, бу иң зур проблема булып тора. Теләсә нинди оешма телне нормага салу белән шөгыльләнә ала. Әнә шуңа күрә, укытучылар һәр ел саен орфоэпия сүзлекләре сатып алырга мәҗбүр була. Безнең нормага салынган бер генә аңлатмалы сүзлек тә юк. Әйтергә дә куркыныч, безнең бер генә дә орфография һәм пунктуациядән нормага салынган белешмәлек юк.

Русия фәннәр академиясе каршында Виктор Виноградов исемендәге урыс теле институтыннан кала, башка институтлар да урыс телендә тикшеренүләр белән шөгыльләнсен, әмма алар сүзлекләрен норматив түгел, ә кулланылыштагы бөтен тел рәвешләрен дә туплаган буларак төзи ала. Берничек тә телнең берничә төрле нормасы була алмый.

Исхаков: Тел нормалары бер стандарт белән эшләнгән булырга тиеш. Әйләнештәге лөгатьләр һәм кемдер тарафыннан бик үк уйлап җиткермичә чыгарган китаплар тел мәсьәләсенә чуарлык кертә. Минемчә, тел нормаларын эшләүче оешма шулай ук Татарстан фәннәр академиясе каршында булырга тиеш. ИЯЛИ бу эш белән күпмедер дәрәҗәдә шөгыльләнә. Бездә академик басмаларны бу оешма гына әзерли. Бәлки, Мәскәүгә караганда, без бу эшкә күбрәк әзербездер.

3. Бердәм тел нормаларын популярлаштыру

Дощинский: Телнең дөрес кулланылышын радио һәм телевидение һәм барлык мәгълүмат чаралары аша пропагандалау. Әгәр норма теге йә бу документлар, ягъни сүзлекләр һәм белешмәлекләр белән ныгытылса, халыкка билгеле бер нормалар барлыгын "менә болай әйтсәк дөрес, ә болай дөрес түгел" дип төшендерү.

Исхаков: Бердәм тел нормаларын пропаганда, яки боерык юлы белән генә кертеп булмый. Көндәлек тормыш нәтиҗәсендә, яшәештә куллану булганда, алар керә ала. Күпме генә тырышма, яшьләр үз араларында үзләренчә сөйләшә икән, җитешсезлекләрне пропаганда белән җиңел генә бетерә алмыйсың. Интернет теле бар. Әмма дәүләт оешмалары, шушы комиссияме, йә булмаса комитет галимнәре киңкүләм мәгълүмат чараларында кулланыла торган телне контрольдә тотса һәм аның дөреслеген тикшерсәләр, тел нормаларын популярлаштыруга йогынты ясарга мөмкин.

4. Чит сүзләрне ике телдә язу

Дощинский: Шәһәр урамнарыннан барганда кафе, ресторан һәм башка оешмаларда латин хәрефләре белән булган язуларның кирәгеннән артык күплегенә игътибар итәсең. Тел ул – бер халыкның икенчесеннән аерылып торуының күрсәткече. Әгәр без күптөрлелек булсын дибез икән, ул вакытта башка телләр дә шәһәр урамнарында урын алырга тиеш. Ни өчен күпчелек инглизчә генә соң? Алайса, французча һәм башка телләрдә дә булсын. Инде латинча язуларга килсәк, мисал өчен, Adidas'ны алыйк. Ни өчен Adidas кына булырга тиеш? Әйдәгез, янына кирил әлифбасы нигезендә дә язып куйыйк. Әгәр Adidas урысчага тәрҗемә ителә икән, ник аның тәрҗемәсен язып куймаска?

Инде McDonalds'ны алыйк. Ул шулкадәр американлашкан компания, әмма алар беренчеләрдән булып Русиядә кирилицаны куллана башлады. Дөрес, күп брендлар белән кыенлыклар да туарга мөмкин. Алар атамабыз бозыла диячәк, әмма сатып алучыны югалтмас өчен бөтен нәрсәгә барырга мөмкиннәр.

Исхаков: Чит сүзләрне ике телдә язу тәкъдиме – артык. Минемчә, тел үзенә күрә бер тере организм. Телгә төрле сүзләр кереп китә, йөри. Узган гасырның 20нче елларында татар телен чистартулар булган, тарихта андый нәрсәләр бар. Реаль тормышта кеше Adidas дигән сүзне кирилицада укып тормас дип уйлыйм, ничек әйтелә шулай кулланышта булыр.

5. Алынма сүзләргә каршы көрәш

Дощинский: Әгәр, киләсе буынга урыс телен без теләгәнчә тапшырырга уйласак, кулланыштагы чит тел сүзләренең урысчага тәрҗемәләрен популярлаштыру кирәк. "Селфи" түгел, ә "себяшка", "респекта" түгел, ә "уважуха" һәм башкалар. Дөрес без, "спам", "онлайн", "принтер" һәм башка киң кулланыштагы сүзләрдән баш тарта алмабыз да. Ә французлар "компьютер" дигән сүзне кабул итмәде.

Исхаков: Урыс телен бик чиста итеп сакларга тырышучылар, минемчә, бу мәсьәләдә уңышка ирешә алмаячак. Халыкка таралган терминнарны ничек кенә кыссаң да, син аны бетерә алмыйсың. Реаль тормышта бик күп башка терминнар керә һәм алар әйләнештә йөриләр.

5. Таләпләрне үтәмәүчеләргә җәзалар

Дощинский: Әгәр без латин хәрефләре белән инглиз сүзләрен куллануга каршы икән, үтәмәүчеләргә штраф җәзасы куллану мөмкин. Әмма җәза кулланганчы, иң башта үзебезнең нормаларны популярлаштыру кирәк. Эшләп килгән канун нигезендә хәзер сүгенгән өчен 50 мең сум штраф түләү каралган. Әмма күпме кеше, йә булмаса оешма җәзага тартылды икән? Бу ягы – караңгы. Мин тел нормаларын санга сукмаучыларны, гомум таләпләрне үтәмәүчеләрне штрафка тарту ягында.

Исхаков: Минемчә, җәза бирү артык, аның өчен мәхкәмәләр оештыру кирәк булачак. Тере тел, сөйләм теле телевидение һәм радиода да кулланыла. Телевидениедә сөйләгән кешене "дөрес сөйләмәдең" дип штрафка тарту мөмкин булмаячак. Җәзалар билгеләнгән очракта да, алар үтәлмәячәк. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән оешма телевидение һәм радиода алып баручыларга билгеле бер нормалар гына куя ала. Мәгълүмат чаралары өчен билгеле бер стандартлар булырга тиеш. Дөрес куллануны контрольдә тота торган оешма барыбер дәүләт каршында төзелергә тиеш. Контроль вәкаләтләре булганнар гына моны эшли ала. Бәлки, Татарстан парламенты каршында ниндидер комиссия төзү кирәктер.

6. Ике дәүләт телле республикаларда ике теллелек шарт

Дощинский: Русиядә ике канун бар. Берсе – "Дәүләт теле турында", икенчесе – "Русия халыклары телләре турында". Милли телләргә кагылган програмнарны булдыру һәм финанслауга килсәк, гадәттә аларга акчалар федераль бюджеттан түгел, ә төбәк бюджетыннан бүленә. Урыс теленә караган федераль максатчан програм булган кебек, Русия халыклары телләренә булышу федераль програм төзү дә мөмкин булыр иде, әмма ул телләр бик күп. Шулай да, милли республикалар белән бәйләнештәге һәм эре телләргә ярдәм булдыру турында иде сүзем.

Исхаков: Милли республикаларның телләренә һәм эре телләргә федераль ярдәм булдыру кирәк. Беренче чиратта, татар кебек таралган халыкка чит төбәкләрдә үз телен әйләнештә булдыру өчен комачауламас иде. Мәктәпләр бетеп бара, аларны караучы юк. Ярдәм булса, телне саклауны уңышлырак оештыра алыр идек.

Дощинский: Татарстанда ике дәүләт теленең дә элмә такталарда тигез кулланылышта булмавына килсәк, ике телдә дә күрсәтү бер дә авыр түгел, күп акча да сорамый. Мин үзем кулланышта күбрәк телләр булу ягында. Күбрәк кулланылган саен, без баерак күренәчәкбез.

Исхаков: Бу фикерне хуплыйм. Татарстандагы тикшеренүләр элмә такталарда татар теленең 5 процент кына булуын күрсәтә. Урыс теле бөтенләй каплап киткән. Бу хәлгә республикада да, Мәскәү тарафыннан да игътибар юк. Телләрне тигез куллану кирәклеген күрсәтә.

Дощинский: Теләсә нинди дәүләт теле ул документларда, рәсми очрашулар, җыелышлар һәм киңәшмәләр вакытында да кулланылырга тиеш. Әгәр җыелыш татарча гына бара икән, аңламаучыларга урысчага тәрҗемәсе дә тәкъдим ителсен.

Ике дәүләт телле республикаларда, Башкортстан һәм Татарстанда, дәүләт оешмасында эшләүче теләсә кем ике дәүләт телен дә, татарча да һәм башкортча да яхшы белергә тиеш. Бу республикаларның һәр ватандашының бурычы.

Исхаков: "Бу дөрес фикер. Безнең Татарстан Конституциясенә дә, телләр турындагы кануннарга да туры килә. Монда җирле халыкның телләрне белү мәсьәләсе түгел, ә урысларга җирле телне куллануны кертү эшләнми. Җирле халыклар күпчелек ике телне дә белә. Ә урысларның күпчелеге җирле телне белми. Ике телне дә белү – кирәкле әйбер. Телләрне саклау ягыннан да әһәмиятле ул. Бу әйбер әле башлангыч чорда гына. Татарстан парламентын алсак, андагы депутатларның 95 проценты урысча сөйли. Татарча сөйләү бик начар хәлдә. Бу эшне республикаларда беренче чиратта дәүләт оешмаларыннан һәм парламенттан башлау кирәк. Моны эшләү мөмкин, чөнки узган гасырның 20нче елларында республикаларда андый тәҗрибә булган.

XS
SM
MD
LG