Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Русияләрнең 85%ы сәяси протестларда катнашырга әзер түгел


Халык урам акцияләре җитди үзгәрешләргә китерми, дип саный һәм Сазлык мәйданындагы тоткарлауларны истә тота, ди "Левада" үзәге вәкиле Алексей Гражданкин.

Русияләрнең 85 проценты сәяси протестларда катнашырга әзер түгел, ә 82 проценты яшәеш дәрәҗәсе төшсә дә урамга чыкмаячак. Бу хакта "Левада" үзәге сораштыруларына нигезләнеп, "Ведомости" хәбәр итә.

Сораштыруда катнашкан халыкның бары тик 18 проценты гына яшәү дәрәҗәсенең түбәнгә тәгәрәвенә каршы оештырылган акцияләрдә катнашырга мөмкинлеген белдерә. Ә сәяси протестларга 15 проценты гына чыгарга әзер.

Халык кризисның озакка сузыласын аңлый, ләкин протест белән генә проблемны чишеп булмый дип уйлый, чөнки урам чаралары җитди үзгәрешләргә китерми, ди "Левада" үзәгенең җитәкче урынбасары Алексей Гражданкин. Аның сүзләренчә, 2011-2012 елгы протестлар илдә берни үзгәртмәде, Украинадагы вакыйгалардан соң курку калды, протестлар тыныч акция дип кабул ителми.

"Моннан тыш, хакимият өчен протест – ул җәмгыять белән аралашу чарасы түгеллеген дә аңлый халык. Сазлык мәйданындагы тоткарлаулар да күпләрнең исендә", ди Гражданкин.

"Левада" вәкиле 18 сентябрьдәге Русия Думасына сайлаулар да тыныч узачак, урамнарга чыгучы булмаячак, дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG