Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су басудан зыян күргән Тугыз авылында яңа мәчет төзелә


Тугыз авылында төзелүче яңа мәчет
Тугыз авылында төзелүче яңа мәчет

Төмән өлкәсе Вагай районы Тугыз авылында салына башлаган мәчетне 2017 елда төзеп бетерергә җыеналар.

Төмән өлкәсе Вагай районының Тугыз авылын язын су баскан вакытта вакытта яраксыз хәлгә килгән мәчет урнына икенче бер урында яңа таш гыйбадәтханә салына. Мәйданы 77 кв.м чамасы булачак. Кышка кадәр диварларын өеп бетерергә җыеналар. Төп эшләр киләсе елда булачак, дип белдерде Азатлыкка өлкә диния идарәсе җитәкчесе Зиннәт Садыйков. Аның сүзләренчә, авыл хакимияте башта яңа мәчет өчен су басу ихтималы булган урынны тәкъдим иткән булган.

"Алдан билгеләнгән җир киләсе ташуларда су астында калырга мөмкин иде. Халык биегрәк урынны сораганга, су басмый торган кишәрлек бирелде", ди Садыйков.

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев Вагай авылында үткән өлкә Сабантуенда Тугыз авылында яңа мәчет һәм мәктәп салыначагы турында вәгъдә биргән иде.

Су баскан Тугыз мәчете
Су баскан Тугыз мәчете

Апрель уртасында Тугыз авылы аша агучы Агыт елгасы ташыды. 158 өй һәм мәчет тә су эчендә калды. Аннан да кала 93 өйнең җир кишәрлекләре, ишегалларына су керде. Су киткәнче ​53 кеше мәктәп интернатында, калганнар туган-тумачаларында көн күрде.

Су басудан зыян күргән тугызларга Төмән өлкәсендәге оешмалар һәм Татарстан да үз ярдәмен җибәрде.

XS
SM
MD
LG