Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге

Русиядә Дума сайлау: хәбәрләр тасмасы

  • Русиядә Бердәм сайлау көне тәмамланды. Экзит-пол нәтиҗәләренә күрә, Думага партия исемлекләренннән дүрт фирка вәкилләре үтә: "Бердәм Русия", ЛДПР, КПРФ һәм "Гадел Русия"
  • Татарстанда 17,6% бюллетень саналганан, сайлаучыларның 76,5%ы катнашкан, алда зур өстенлек белән "Бердәм Русия" (93,5%)
  • Күзәтүчеләр Кукмара, Чаллы, Менделеевскида хәрәмләшү һәм канун бозу очраклары турында хәбәр итә
  • Башкортстанда сайлаучыларның 53%ты катнашкан дип хәбәр ителә, анда да 70% чамасы тавыш белән алда "Бердәм Русия" (93,5%) бара

18 сентябрь ​– Бердәм сайлау көнендә бар Русия буйлап, шул исәптән Татарстан, Башкортстан һәм татар-башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә Думага һәм төрле дәрәҗәдә җирле сайлулар уза. Азатлык иң әһәмиятле һәм кызыклы вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барачак. Әгәр сез шундый мизгелләргә, тәртип бозу, хәрәмләшү очракларына тап булсагыз, бу хакта безгә хәбәр итә, фото, видео, аудио җибәрә аласыз.

Азатлыкка фото, видео, аудио җибәрү бите email: azatliq (at) rferl.org

Иң кызыклы һәм ашыгыч хәбәрләр Telegram'дагы Азатлык каналында, аңа бирегә басып кушыла аласыз. Безне Теlegram'да @azatliqradio исеме белән табарсыз.

Whatsapp аша хәбәрләр алу яки безгә язу өчен +420725602255 номеры белән элемтәгә керегез.

* * * *

Казанда 65нче санлы бүлгедә сайлау канун бозып башланды

Күзәтүчеләр
Күзәтүчеләр

Сайлауга килә алмаучыларның өйләренә алып барасы тартмаларга мөһерле кәгазь ябыштыралар
Сайлауга килә алмаучыларның өйләренә алып барасы тартмаларга мөһерле кәгазь ябыштыралар

Казанның 96нчы гимназиясенә урнашкан 65нче санлы бүлектә Русия Думасына сайлау тавыш бирү канунын бозып башланды, дип белдерә "Ватан" ("Родина") фиркасеннән күзәтүче. Аның сүзләренчә, бер сайлау кабинасына берьюлы ике кеше кереп тавыш биреп чыккан. Бу бүлеккә иртәнге 8 тулганчы ук унлап күзәтүче килеп утырган иде инде. Алар үзара нинди канун бозулар булыр икән, булмый калмас инде ул дип сөйләшеп алды. Күпчелеге "Бердәм Русия" күзәтүчеләре.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин җәмәгате белән беренчеләрдән булып бу бүлеккә килде. Ул бөтен республика күләмендә 45 мең башка урында сайлау мөмкинлеге бирүче белешмә (открепительный) алдылар дип әйтте.

Татарстан (с), Русия һәм Казан байраклары
Татарстан (с), Русия һәм Казан байраклары

42нче сайлау бүлегендә беренче "беләзек"не апага тактылар

"Беләзек"ләр
"Беләзек"ләр

​Казанның 42нче санлы сайлау бүлегендә транспортта бушка йөрү, бушка концерт карау хокукы бирә торган беренче "беләзек"не бер апага кигерттеләр. Бу бүлеккә килеп керүгә үк буяу исләре аңкып тора. Монда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр. Республика символлары белән һәдияләр, милли курчаклар керештә үк каршы ала.

309нчы сайлау бүлегендә күзәтүчеләр ниләр булып ятканны күрми

Казанның 309нчы сайлау бүлегендә күзәтүчеләрне бер почмакка утырттылар. Алар тавыш бирү кабиналарына кем кергәне, кем чыкканы бөтенләй күренми дип зарлана. Монда иртәнге якта өч күзәтүче иде. Икесе "Родина" фиркасеннән, берсе КПРФтан. Сайлаучылар да бюллетеньнәрне кулларына алгач озын коридор аша үтә. Халык беренче күргәндәй озын-озын намзәтләр исемлеге белән таныша.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән килгән иде. Кәефе булмаганы йөзенә чыккан. Матбугат хезмәте дә күп сораулар бирмәскә дип журналистлардан үтенде. Президентның тамагы авырта дип әйттеләр.

Елдагыча Рөстәм Миңнеханов мөслимә булган Гөлия ханым янына килеп сайлау бюллетенен ала. Азатлык Гөлия ханымнан Миңнехановның аны ни өчен үз иткәнен кызысынды. Ул безгә: "Бәлки, ике телне дә татарча яхшы белүемә бәйледер. Башкалар бер телле. Рөстәм Миңнеханов та, хатыны да татарча сөйләшләр. Мин биредә 6-7 ел эшлим", диде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу көннең мөһимлеге турында әйтте. "Думага сайлауларның әһәмияте зур. Без парламентта Татарстан мәнфәгатен яклаучыларны сайлыйбыз", дип аңлатты.

Татарстанда "Голос" хәбәр итә:

Казанның 2649 санлы сайлау бүлегендә тавыш бирүчеләр китаплары тегелеп куелмаган, зурайтылган протокол тутырылмаган.

Казанның 362 санлы сайлау бүлегендә "Яблоко" фиркасенең ышанычлы вәкилен Олег Белгородскийны, паспорт белән Русия Үзәк сайлау комиссиясе таныклыгын күрсәтүгә карамастан, сайлау бүлегенә кертмәгәннәр.

Казанның 359 санлы сайлау бүлегендә зур студентлар чираты, 100дән артык кеше. Аларга иртәнге 10-га кадәр тавыш бирү күрсәтмәсе бирелгән дип әйтәләр.

"Беләзек"ле кондуктор: План тутырырга куштылар

Казанның 22нче маршрутында пассажирларны Карина исемле кондуктор хезмәтләндерә. "Бүген гадәти эш көнендәге кебек эшлибез, ягъни автобуслар 6 минутлык интервал белән йөри, ә болай якшәмбе аралары 10 минут", диде ул Азатлыкка. Аның сүзләренчә, ял көне бер автобуста якынча 350-400ләп кеше була.

"АТП җитәкчелеге "беләзек" белән түләүсез йөрүчеләр булачак дип кисәтте, әмма бу хезмәт хакына ничек тәэсир итәчәген аңлатмады. Барыбер план тутыру таләбе куелды. Үзем иртән үк тавыш бирдем, кичен концертка барасым килә", ди Карина.

Сайлауга җимерек юллардан тәпилибез

Казанның 4нче, 14нче, 15нче сайлау бүлекләренә алып бара торган юллар "ташка үлчим". Дементьев урамында яшәүчеләр бу юллар бәлки җәй көне төзекләндерелер дип өметләнгән иде, әмма тотынучы булмады. Татарстан дәүләт шурасына сайлау алдыннан депутатларына юлны төзекләндерергә кирәк дип язсалар да колакка элүчеләр булмады.

Башкортстанда "Голос" хәрәкәте хәбәр иткәнчә, Кырмыскалы авылындагы 2288 санлы сайлау бүлегендә "Яблоко" фиркасеннән сайлау комиссиясе әгъзасы Лилия Чанышеваны "Бердәм Русия" күзәтүчеләре көч куллану белән куркыталар. Аңа сайлау бүлегеннән китәргә яки бер шешә аракыны эчәргә тәкъдим итәләр.

дәвам

XS
SM
MD
LG