Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44

Казандагы милли драматургия фестивалендә сигез театр тәкъдим ителә


15 сентябрьдә Казанда Тинчурин исемендәге VIII халыкара милли драматургия театр фестивале башланды. 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк фестивальдә Оренбур, Мари, Дагыстан, Адегей, Кыргызстан театрлары үз әсәрләрен тәкъдим итә.

Татар театрына нигез салучыларның берсе, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчуринның туган көненә туры китереп 15 сентябрьдә ачылган фестивальнең максаты - милли театрга булган игътибарны арттыру һәм халыклар арасында яңа элемтәләр булдыру.

Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальнең шигаре исә - "Кеше, театр, тормыш"

Фестивальнең ачылышына килгән Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле ил театрларларның спектакльләрен карап без ул халыкларның гореф-гадәтләре белән якыннан таныша алабыз, дип белдерде.

"Спектакльләр карап без тарихыбызга кире кайтабыз һәм бүгенге тормышка үзебезнең бәяне бирәбез. Без милли театрлар аша халык белән аралаша алабыз. Милли театрлар милли драматургияне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калырга һәм аларны үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Бу мордва булсын, мари, татар, чуаш - теләсә кайсы милләткә кагыла", дип белдерде ул чыгышын тәмамлап.

Фестиваль ачылышыннан соң тамашачыларга Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектакле күрсәтелде.

Быелгы фестивальдә сигез театр катнаша. Аларның спектакльләрен 21 сентябрьгә кадәр һәр кич Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында карап була.

XS
SM
MD
LG