Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әкъзам Гобәйдуллин: "Ирек Мортазинны сайлаудан алуга хакимияттән басым булмады”


Гобәйдуллин: Бердәм Русия һәм башка фиркаләрнең ничә процент җыясын халык билгели"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

16 сентябрь Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин Яблоко намзәте Ирек Мортазинның сайлаудан алынуына карата фикерен белдерде. “Бу, минемчә, нормаль хәл. Фиркаләр арасында көндәшлек бара. Әлеге мәсьәлә канунга таянып эшләнелә. Мортанзинны сайлаудан алуга хакимияттән басым булмады”, диде Гобәйдуллин.

Републиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин журналистлар белән очрашуга яхшы кәефтә килде. Ике җөмләнең берсендә матбугат вәкилләренә 18 сентябрь үтәчәк сайлау турында мәгълүмат җиткерүләре өчен рәхмәт яудырып торды. Республикада өч миллионга якын сайлаучы барлыгын әйтте. Күпмесе киләсен фаразлый алмады. Сентябрьдә әле Дума сайлавы узганы булмады, гадәттә декабрьдә үтә иде, монда аерма зур, авыллар бакчада, уңыш җыюда, кемдер ялда, дип белдерде Әкъзам Гобәйдуллин. Форсаттан файдаланып, Азатлык аңа берничә сорау бирде.

Сезнеңчә, Бердәм Русия Татарстанда ничә процент җыяр? Парнас белән Яблоко 5 процент киртәне үтә алырмы?

– Фиркарләр үзара ярышалар, көндәшлек алып баралар, эшлиләр. Әлегә Бердәм Русиянең яки башкаларның күпме тавыш җыюын әйтеп булмый. Алар тырыша, чөнки бер максатлары 5 процентны узып Дәүләт Думасына эләгү, икенче максат – 3 процентны үтү, аны үтсә, чыгымнарын капларга субсидия бирелә. Кемнең күпме тавыш җыясын 18ендә сайлаучылар әйтәчәк, без исә кичке сәгать 11-12ләр тирәсендә җиткерә алабыз.

Бердәм Русия фиркасендә, Татарстаннан китеп Дәүләт Думасында утырган “Татарстан президенты командасы”ндагы кайбер депутатлар биш елга бер тапкыр гына чыгыш ясаганнар, аларның кабаттан депутат булуыннан Татарстанга нинди файда?

– Сайлау бермандатлы бүлгеләрдә генә түгел, фиркаләр исемлеге белән дә үтә. Әйтеп киткәнемчә, 2003 елны сайлау быелгы кебек үткән иде. Аннан соң алар фирка исемлеге аша гына сайландылар. Шуннан кайберәүләр сайланганнан соң, чыннан да, үзләренең сайлаучыларын оныта башладылар. Бу турыда инде без күп мәртәбә шелтәләр ишетәбез һәм минемчә, ул бик урынлы. Бүгенге көндә канун нигезендә һәрбер депутат дәими рәвештә үзенең сайлаучылары белән очрашып торырга тиеш.

Әкъзам Гобәйдуллин: "Ирек Мортазинны сайлаудан алуга хакимияттән басым булмады”
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

Гадел Русия фиркасеннән Раушания Билгилдиева шикаять бирү сәбәпле, Яблоко намзәте Ирек Мортазинның сайлаудан төшереп калдырылуын ничек бәялисез? Ирек әфәнде үзе, кайбер матбугат чыганаклары хакимияттән басым булган дип әйтә.

– Минемчә, нормаль күренеш. Бу фиркалар арасында конкуренция. Типик хәл. Шуңа күрә бөтен мәсьәлә канун нигезендә эшләнелә. Монда беркем дә гаепле түгел. Алар үзара мөнәсәбәттә аңлаштылар.

Мин сезгә бүген ышандырып әйтә алам, хакимият тарафыннан Ирек Мортазинга басым булмады. Басым бар ди икән, ул аны дәлилләргә тиеш. Сайлау беткәннән соң да кайбер депутатлар ризасызлык белдерәчәк, админстратив ярдәм (ресурслар) турында сүз булачак. Ниндидер канунны бозу очраклары хакында сөйлиячәкләр. Сүз дә юк, без аңа әзер булырга тиеш. Бу һәрбер намзәтнең, һәрбер депутатның үз эше.

Әкъзам Гобәйдуллин: "Бермандатлы намзәтләр халык белән аз эшләде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Без бу көннәрдә халыктан сораштыру үткәрдек, сайлаучылар бермандатлы намзәтләрне белми, ни өчен дип уйлыйсыз?

– Бермандатлы намзәтләр кирәк дәрәҗәдә халык белән эшләмәде. Кайберләренең стиле фирка исемлегеннән үтеп дебатта катнашу. Телевидениедән роликлар күрсәтү. Ни өчен алар халык янына бармыйлар, програмнарын сайлаучыларга җиткермиләр. Бу безне борчыган мәсьәлә иде.

Аларга телевидениедә чыгыш ясарга тигез хокуклар бирелдеме? Кайберәүләр дәүләт каналларында сөйли алмадык дип зарланды.

– Әйе, сәяси фиркаләр тигез хокуклы иде. Һәркайсы каналларда тиешле вакыт алды. Намзәтләргә дә түләүсез эфирда тигез хокуклар бирелде. Дөрес, безнең бермандатлы намзәтләр канун нигезендә дебатларда катнаша алмыйлар. Әмма түләүсез эфирда катнаша алдылар, роликларын, рекламнарын куйдыйлар.

Дебатлар турында нәрсә әйтә аласыз, аерылып торганнары, заманча чыгыш ясаучылар булдымы?

– Аларга мониторинг ясыйбыз. Үзебезчә бәялибез, төрлесе булды. Быелгы сайлауның тагын бер үзенчәлеге – дебатта һәрбер сәяси фиркаләр катнашырга тиеш. Элек мондый канун юк иде. Әгәр ул бу чараларда катнашмый икән, аның вакыты башка намзәткә, башка фиркагә бирелде.

XS
SM
MD
LG