Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан – иң күп тавыш биргән төбәкләрнең берсе


Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат үзәге
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат үзәге

Башкортстандагы рәсмиләр сайлауда канун бозуларның зур очраклары булмавын белдерсә дә, хилафлыклар һәм мутлашулар турында мәгълүматлар артканнан-арта бара.

Башкортстанда Русия Дәүләт Думасына сайлау белән бергә башкала шурасына, республика Дәүләт җыелышы - Корылтайдагы бушаган ике урынга һәм җирле үзидарәләргә дә депутатлар сайланды. Республикада барлыгы 3426 сайлау бүлеге эшләде. Башкортстанда сайлау хокукына ия кешеләр 3 миллионнан артык кеше булса, кичке сигездә тавыш бирү тәмамланганда сайлау хокукына ияләрнең 53 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашкан дип белдерелде. Районнар арасында иң күп тавыш бирүләр Тәтешле (89,01%), Чакмагыш (80,73 %) һәм Илештә (76,79 %) булган. Сайлауны йомгаклау дәвам итә.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев сайлауда зур канун бозулар булмавын, дистәгә якын шикаять алынганлыгын әйтте.

Сайлау көнне республикада беренче тапкыр җәмәгатьчелек матбугат үзәге эшләде. Анда көн буе сайлауда катнашкан фирка вәкилләре, җәмәгатьчелек пулаты, кеше хокукларын яклаучылар белән брифинглар узды. Брифингларда сайлауда катнашкан 14 фирканең тик унысының гына вәкилләре катнашты. Анда чыгыш ясаган коммунистлар фиркасе вәкиле Юрий Беляев Уфада, Күмертауда һәм Салаватта мутлашулар булуын белдерде. Мисал итеп, Уфаның Октябрь районында бер мәктәп мөдиренең күпләп бюллетень ташлау очрагын атады. “Яблоко” фиркасе вәкиле Илдар Исәнгулов полиция тарафыннан бер күзәтүченең тоткарлануын, берничә сайлау бүлекчәсендә мәгълүмат бирмәүләрен атады.

Илдар Исәнгулов
Илдар Исәнгулов

"Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлеге башлыгы Сергей Наумкин хәрәмләшүләр һәм канун бозулар уңаеннан мәгълүмат җыюлар дәвам итүен, алар нигезендә чаралар күреләчәген ирештерде.

Наумкин тавыш бирергә башка урынга чакыру алуы, әмма анда бернинди тавыш бирүләрнең дә булмавы турында сөйләде. Канун бозулар, хәрәмләшүләр турында кичкә мәгълүмат бирергә ышандырды. Кичен Азатлыкка ул шуларны белдерде:

“Уфаның Киров районындагы 112нче сайлау бүлегеннән шалтыратып тавыш бирергә сайлау булмаган урыннарга чакырулар алынуын хәбәр иттеләр. Мин үзем дә иртән шундый чакыру белән бардым. Чакыруда күрсәтелгән урын дөрес булмавы ачыкланды. Анда бернинди дә сайлау узмый иде. Шуннан элекке сайлаган җиремә барып үземне андагы исемлектән эзләп таптым. Сайлау бүлеге җитәкчесе ни өчен болай халыкның башын бутаулары турында соравыма җавап бирә алмады. Кырмыскалы районында безнең киңәшләшү хокукы бирелгән бер күзәтүчене куып чыгарганнар. Уфаның Дим районындагы бер бүлектә күпләп бюллетень ташлау очрагы булган. Аны сайлау бүлеге комиссиясе рәисе ташлаган. Уфаның Октябрь районындагы 68нче санлы сайлау бүлегендә исемлек нигезендә 1700 бюллетень алынса, чынбарлыкта 2381 кеше тавыш биргән. "Открепитель" таныклыкларының күплеге дә мутлашулар ихтималлыгы турында сөйли. Сайлаулар алдыннан “Карусель”, ягъни бер үк кешеләрне төрле җиргә йөртеп тавыш бирдерү өчен автобус йөртүчеләр белән сөйләшүләр булуы турында хәбәрләр алдык. Бер үк кешенең бер үк паспорт белән берничә тапкыр тавыш бирергә килү очраклары да ачыкланды.”

Сергей Наумкин: "Башкортстанда сайлау хәрәмләшүләр белән узды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

“Сайлаучыларның хокукын яклаучы “Гражданский контроль” ассоциациясе җитәкчесе Валерий Габбасов иң күп канун бозуларның Уфа, Туймазы һәм Белорет шәһәрләрендә булуын белдерде.

Валерий Габбасов
Валерий Габбасов

Башкортстанның элекке хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаев көрәшкән Салават сайлау бүлегендә дә канун бозулар турында хәбәрләр бар.

Башкортстанда татар теленә рәсми статус бирелмәсә дә, сайлауда татар телендә бюллетеньнәр дә бар иде. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов сүзләре белән әйткәндә “Сайлауда татарлар да искә төшә”.

XS
SM
MD
LG