Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: "Татнефть" һәм ТАИФ иң бай хосусый ширкәтләр исемлегендә


Нефть бәяләре төшү, чикләүләр кертелү һәм халык соравының кимүенә карамастан, Русиядәге 200 хосусый ширкәт кереме 13 процентка арткан.

Татарстанның "Татнефть" һәм ТАИФ ширкәтләрен Forbes 2016 елның иң бай хосусый ширкәтләре исемлегенә керткән. "Татнефть" 552,7 млрд сум керем белән җиденче урында (бер ел эчендә кереме 76,3 млрд сумга арткан). ТАИФ унынчы урында. Аның кереме 524,2 млрд сум (55,1 млрд сумга арткан).

"Нижнекамскнефтехим" да Forbes исемлегенә эләккән, ул 41нче урында (кереме 155,8 млрд сум).

Русиянең иң бай 200 хосусый ширкәтләре исемлегенең башында "Лукойл" тора. Аның кереме 5,173 трлн. сум белән исәпләнә. Бер ел эчендә ширкәтнең кереме 476 млрд сумга арткан. "Лукойл" 2003 елдан бирле әлеге исемлекнең башында тора, дип белдерә Forbes. Беренче бишлеккә шулай ук "Сургутнефтегаз", "Магнит", X5 Retail Group һәм Vimpelcom ширкәтләре кергән.

Нефть бәяләре төшү, чикләүләр кертелү һәм халыкның сатып алу мөмкинлекләре кимүгә карамастан, 200 хосусый ширкәтнең кереме 13 процентка арткан, дип яза Forbes.

XS
SM
MD
LG