Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:05

Русиянең өч сайлау бүлегендә сайлау нәтиҗәләре кабул ителмәячәк


Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова

Дондагы Ростов шәһәрендә, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Дагыстанда җитди хәрәмләшүләр һәм хокук бозулар теркәлгән.

Ростов, Түбән Новгород өлкәләрендәге һәм Дагыстандагы берешәр сайлау бүлегендә сайлау нәтиҗәләре кабул ителмәячәк, дип яза "Интерфакс".

Элегрәк Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Дондагы Ростов шәһәрендәгы Пролетар районының сайлау комиссиясе сәркатибенә карата җинаять эше ачылды, дип белдергән иде. Сәркатибнең сайлау тартмасына бюллетеньнәрне күпләп ташлавын видеокамера яздырып торган.

Түбән Новгородның 2211 санлы бүлегендә дә сайлау нәтиҗәләре кабул ителмәячәк, ди Памфилова. Биредә дә комиссия әгъзасының сайлау тартмасына бюллетеньнәр ташлавы видеога теркәлгән.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы белдерүенчә, Дагыстанның Хунзах районында урнашкан Гоцаталь авылындагы сайлауларның да нәтиҗәләре кабул ителмәячәк. Биредә, тартмага күпләп бюллетень ташланды дигән сылтау белән, сайлау бүлегенә бертөркем яшьләр килеп керә һәм тартманы җимерә, бюллетеньнәрне ертып ташлый. Дагыстан җитәкчелеге гаепне үз өстенә алырга тиеш, нишләп алар халыкта аңлату эшләре алып бармаганнар, сайлауларга карата ышаныч уятмаганнар, ди Памфилова.

Татарстанда 18 сентябрьдә узган сайлауларда шактый гына хәрәмләшүләр очраклары турында хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG