Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:40

Билгилдиева: "Сайлау хакимият хәрәмләшүләре белән үтте"


"Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Раушания Билгилдиева Азатлыкка Дума сайлау республикада хакимият басымы астында һәм хәрәмләшүләр белән үтте дип белдерде.

"Гадел Русия" фиркасе Дума сайлавында Татарстанда "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР фиркасеннән соң 2,26 процент тавыш җыеп дүртенче урынны биләде. Азатлыкка "Гадел Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Раушания Билгилдиева бу чын саннар түгел, чөнки Думаны сайлау республикада хакимият басымы астында һәм хәрәмләшүләр белән үтте дип белдерде.

Аның сүзләренчә, сайлау бүлекләрендә тутырылган беркетмәләр территориаль сайлау комиссияләренә үзгәртелеп, башка саннар белән тапшырылган. Шулай ук "Гадел Русия" фиркасе вәкилләрен территориаль комиссия эшенә кертмәгәннәр.

Сайлау урыныннан бертөрле беркетмә китә, комиссиягә икенче төрле беркетмә килеп керә

"Сайлау бүлегендә "Гадел Русия" өчен 220 тавыш белән теркәлгән беркетмә территориаль сайлау комиссиясенә 40 тавыш белән килеп җитте. Шуңа күрә, безнең тавышлар "Сайлау" автоматлаштырылган дәүләт системына барып җитмәде дип уйлыйм. Без ул беркетмәне фотога төшермәкче идек. Комиссиядә хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия булган "Гадел Русия" фиркасе әгъзасы таныклык күрсәтсә дә, территориаль комиссиягә бөтенләй кертмәделәр. 30 минут басып торды, аннан китәргә мәҗбүр булды”, ди Билгилдиева.

Рушания Билгилдиева Азатлыкка сөйләгәндә алар барлык беркетмәләрне дә тикшереп бетермәгән иде. Аның фикеренчә, бу хәл башка сайлау урыннарында да булырга мөмкин.

"Сайлау урыннарыннан бертөрле беркетмә алып китәләр, ә территориаль комиссияләргә башкасын тапшыралар", ди ул. Әмма "Гадел Русия" вәкиле мондый канун бозулар турында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять итмәгән.

Билгилдиева сайлауның хакимият басымы астында үтүен һәм "Бердәм Русия" өчен хакимият куәте кулланылуын да әйтте. "Район башлыклары кушканга бюджет тармакларында эшләүчеләрнең барысы да күпләп сайлауга килде һәм аларны "Бердәм Русия" өчен тавыш бирдерттеләр", дип сөйләде Азатлыкка Билгилдиева.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG