Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:55

БМО: Халеб тирәсендә һуманитар кәрванга һава һөҗүме булган


Кастелло юлы. Шушы юлдан Халебка һуманитар ярдәм ташыйлар

Кастелло юлы. Шушы юлдан Халебка һуманитар ярдәм ташыйлар

Русия яки Сүрия хәрби-һава көчләре БМО һәм “Кызыл ярымай” һуманитар кәрванына оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, дип белдерә БМО вәкилләре.

Берләшкән милләтләр оешмасы вәкилләре белдерүенчә, дүшәмбе БМО колоннасына авиаһөҗүм оештырылган. Нәтиҗәдә 12 кеше һәлак булган, бик күпләр яраланган, 31 машинаның 18енә зыян килгән.

БМО һәм “Кызыл ярымай” оешмасының Сүрия бүлекчәсе Халеб халкына ашамлыклар, медицина кирәк-яраклары һәм башка беренчел кирәк-яраклар ташыган булган. Шәһәр Сүрия һәм аның теләктәшләре гаскәрләре камавы астында яши.

Әлеге җирлек тирәсендә АКШ белән Русия тынычлык турында вакытлыча килешү төзегәннәр иде.

Һава һөҗүме алдыннан Сүрия хәрбиләре утны туктату турындагы килешү үз көчен югалтты, дип белдерде. АКШ дәүләт секретаре Джон Керри тынычлык турында килешүгә Русия иреште, әгәр ул Сүрия гаскәрен һөҗүм итүләрдән тыя алмаса, җаваплылыкны Русия өстенә аударабыз, дип әйтте. Кәраванга Русия гаскәре һөҗүм иткәнме, әллә инде Сүриянекеме, АКШ вәкилләре әлегә әйтә алмый.

Беренче очкычлар йөк машиналарына һөҗүм иткән, икенчеләре яралыларга ярдәм итүче медицина хезмәткәрләренә төбәп аткан, дип белдерә шаһитләр. Мондый алымны Сүрия һәм Русия авиациясе һәм Асадның хәрби-һава көчләре куллана.

"Ачуыбызның чиге юк. Моңарчы БМОның һуманитар йөк ташучылары һава һөҗүменә тарыганнары юк иде", ди Сүриядәге БМО илчесе Стаффан де Мистура.

The New York Times Ак йорттагы үз чыганакларына таянып белдергәнчә, Барак Обама хакимиятендә Сүриядә атышларны туктату турындагы Америка-Русия килешүен саклап булырына ышанмыйлар.

XS
SM
MD
LG