Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:21

20 сентябрь Уфаның "Нур" татар дәүләт театрында матбугат очрашуы узды. Театр җитәкчеләре һәм артистлар катнашында узган чарада "Нур" ачылуга 25 ел тулуны бәйрәм итү әзерлеге турында да сүз булды.

Театр мөдире Илдар Хаҗиев чараны ачып быелгы мизгелнең мөһимлеге турында сөйләде: “Быел гадәти генә мизгел түгел, театр ачылуга 25 ел тула. 1991 елның 4 декабрендә театр ишекләрен ачкан иде. Беренче режиссер Байрас Ибраһимов иде. Быел, ниһаять, ул театрыбызга әйләнеп кайтты. Яңа мизгелне 23 сентябрь Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” лирик комедиясе белән ачачакбыз. Бүген театрда 43 артист эшли. Заман таләпләренә туры килү өчен бик күп хезмәт куярга туры килә. Мәсәлән, артистлар өчен масус төркемнәр оештырып, сәхнә сөйләме, акробатлык, брейк, степ кебек заманча бию һәм башка түгәрәкләр оештырдык. Аларга тәҗрибәле укытучыларны җәлеп иттек. Киләчәктә дә үз-үзебез белән эшләүне төрле юнәлештә алып барачакбыз. Чөнки артист ул тавар кебек, аны сату өчен ул сыйфатлы булырга тиеш.”

Илдар Хаҗиев

Илдар Хаҗиев

Хаҗиев сүзләренә караганда, юбилей чаралары декабрь уртасында үтәчәк.

Әдәбият бүлеге мөдире Гөлнур Госманова: “Мизгел ачылып берничә көн узу белән театр төне үтәчәк. Быел ул 27 сентябрь уза. Башка елларда анда зур залда гына тамаша оештырсак, быел бер үк вакытта кече залда да чара булачак. Азактан тамашачылар белән фикер алышу оештырылачак. Театрдагы шул ике зал һәм өченчегә камера залында да быел һәрдаим төрле чаралар оештырырга, аларның һәрвакыт тулы булуы өчен төрле проектлар, өлгеләр, очрашулар уздырырга җыенабыз. Безнең ишекләр һәркем өчен шәрран ачык.”

Театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов: “Моннан 25 ел элек без юк урында барлыкка килдек. Уфаның Резина техник әйберләр җитештерү ширкәтенең мәдәният сараенда нәни генә бүлмә бирделәр. Мәдәният сараенда кием-салым сату, һәртөрле эт күргәзмәләре өчен урын гел булып торды. Безгә репетицияләр уздыру өчен хәтта урамга чыгарга туры килгән чаклар бар иде. Инде авырлыклар артта калды. Күтәрелеш чорлары да, түбән тәгәрәү еллары да булды. Ни генә димә, театр тере җан кебек, аның да төрле чагы була.”

Байрас Ибраһимов

Байрас Ибраһимов

Ибраһимов киләчәктә аерым рольләргә Галиәсгар Камал театры артистларын җәлеп итү, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Оренбур театрыннан Рифкать Исрафиловны да җәлеп итү, төрле мәктәп, юнәлешләр буенча эшләргә җыенуларын сөйләде.

Азатлык белән кайбер фикерләрен дә бүлеште Байрас әфәнде: “Театр ул җәмгыять белән бергә үсә. Җәмгыять нинди авырлыклар кичерә, нинди казанышларга ирешә, бергә үрелеп бара. Чөнки театр беркайчан да тормыштан аерылмый. Милли сәнгать нәрсә кичерә, театр да шуны кичерә. Хәзерге заманда 1990нчы, 2000нче еллардагы кебек күтәрелеш, ажиотаж күрмим. Брежнев заманындагы торгынлык чоры кичерәбез кебек. Дөрес, тормыш тотрыклы, стабиль кебек. Ә театрның тигез генә яшәве ул үлем кебек. Мин аның яңача сулыш алуын телим. 25 ул яшь чак. 25тә кеше өлгереп җитеп, тормышны чак аңлый гына башлый. 25 еллык тәҗрибәгә, көчкә нигезләнеп алга омтылу уйлары белән яшибез”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG