Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада Татарстанны 15 депутат вәкиллек итәчәк


Элегрәк Фәрит Мөхәммәтшин Думага 16, ә бәлки хәтта 17 депутат барыр дип белдергән иде.

“Сайлаулар” Дәүләт автоматлаштырылган системасының беренче нәтиҗәләренә караганда "Бердәм Русия” фиркасе исемлекләре буенча Татарстанга Дәүләт Думасына тугыз мандат биреләчәк.

Дәүләт Думасына иң күп мандатны 15 санлы төбәк төркеме ала. Бирегә Волгоград, Пенза, Сарытау һәм Тамбов өлкәләре керә. Аларга Думада ун мандат бирелә.

“Бердәм Русия”нең Татарстан бүлекчәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан Думага 16, ә бәлки хәтта 17 кеше китәр дип белдергән иде. Шулай итеп, яңа мәгълүматларга караганда, Татарстаннан Дәүләт Думасына бер мандатлы сайлау бүлгеләреннән алты депутат, фирка исемлекләреннән тугыз гына депутат барачак.

Фәтыйх Сибгатуллин, Илдар Гыйльметдинов, Айрат Хәйруллин, Әлфия Когогина, Ринат Хәйров, Иршат Минкин бер мандатлы сайлау бүлгеләрендә җиңеп чыктылар.

Фирка исемлеген Рөстәм Миңнеханов җитәкли иде. Ул үз мандатыннан баш тартты. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов икенче килә. Әхмәтовтан тыш Думага Александр Сидякин, Айрат Фаррахов, Валентин Чайка, Ирек Богуславский, Мурад Гаделшин, Марат Бариев, Равил Хөснуллин һәм Ирек Зиннуров китәргә мөмкин. Төгәл исемлек турында рәсми мәгълүматлар әлегә юк.

Шулай ук бүген Татарстан үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларның ахыргы нәтиҗәләрен бастырды. Беренчел нәтиҗәләрдән әллә ни аерма юк дияргә мөмкин. “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары түбәндәгечә: “Бердәм Русия” 85, 27%, “КПРФ” – 4,07%, “Русия коммунистлары” – 3,02%, “Гадел Русия” – 2,26%, ЛДПР – 2,25%, “Яблоко” – 0,55%, “Гаделлек өчен пенисонерлар Русия фиркасе” – 0,49%, “Родина” – 0,41%, “Парнас” – 0,27%, “Үсеш фиркасе” – 0,23%, “Яшелләр” – 0,2%, “Русия патриотлары” – 0,2%, “Гражданлык платформасы” – 0,12%, “Гражданлык көче” – 0,11 %

XS
SM
MD
LG