Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:57

ФСБ интернет кулланучыларның бөтен мәгълүматын укып барырга тәкъдим итә


ФСБ төп сүзләр аша трафикның тулы анализын ясарга тәкъдим итә, министрлыклар исә бары тик шикле абонентлар мәгълүматының шифрларын гына укырга кирәк дип белдерә.

Федерал иминлек хезмәте, Русия элемтә министрлыгы һәм сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Яровая кануннары” кысаларында он-лайн режимында бөтен мәгълүматның шифрларын уку турында фикер йөртә. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

ФСБ төп сүзләр (ключевые слова) аша трафикның тулы анализын ясарга тәкъдим итә. Әйтик, “бомба” сүзе кергән бөтен мәгълүматны тикшерергә.

Министрлыклар исә бары тик шикле абонентлар мәгълүматының шифрларын гына укырга кирәк дип белдерә.

“Эксабайтлаган шифрлы интернет-трафикны саклауның мәгънәсе юк – анда берни табып булмый. ФСБ real-time режимында бөтен трафикны “уку”ны һәм төп параметрлар нигезендә, мәсәлән, “бомба” сүзенә анализ ясауны тәкъдим итә. Ә министрлыклар бары тик хокук саклау оешмалары игътибарын җәлеп иткән шикле абонентларны гына тикшерү фикере белән чыга”, ди чыганак.

Яңа канунга ярашлы 2018 елның 1 июленнән Элемтә операторлары кулланучылар турында ярты елга кадәр мәгълүмат сакларга һәм аларны хокук саклау оешмаларына бирергә тиеш булачак. Сүз язышулар, шалтыратулар, файллар җибәрү турында бара. 2018 елның июленнән элемтә операторларына 59 млн терабайт мәгълүмат сакларга туры киләчәк. МТС, “Вымпелком”, “Мегафон”, Tele 2 операторларының бер абоненты гына да аена 350 минут сөйләшә дип алсак, сөйләшүләрнең генә озынлыгы да алты ай эчендә бер миллион ел тәшкил итәчәк.

“Яровая кануннары” дини эшчәнлеккә дә чикләүләр кертә. “Дин һәм намус иреге турында”гы канунга үзгәрешләр кертү турыдан-туры мөселманнарга да кагыла. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев бу канунны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Татарстан дәүләт шурасының 19нчы сессиясендә катнашкан депутатларны “Яровая кануннары” өчен тавыш бирмәскә чакырган иде.

Кануннарга каршы имзалар җыелды, төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да митинглар узды.

XS
SM
MD
LG