Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:48

Илдар Гыйлметдинов татарларга: "Шотландиядә дә җыр-биюләр бар, телләре юк"


Татарстанда Бердәм Русиядән җиденче чакырылыш Думага сайланганнан соң 20 сентябрьдә Казанда Илдар Гыйлметдиновның беренче матбугат очрашуы үтте. Ул анда татар милли мохтәрияте чыгарган Русия төбәкләрендә татар телен укытучылар өчен яңа методик әсбап тәкъдим итте. Азатлык хәбәрчесе бу чарага махсус сораулар белән килде.

Әлеге очрашуның төп сәбәбе Русия төбәкләрендә татар телен укытучы оешмалар өчен "Гасырдан гасырга: үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә мәдәни мирас" (“Культурное наследие в воспитании подрастающего поколения “Из века в век”) исемле яңа методик әсбап белән таныштыру иде. Ул әсбапның тышлыгы, эчендәге өстәмә җыентыгы рус телендә генә язылган булып чыкты. Оештыручылар моңа үзләренчә җавап тапты, бу укып түгел, рәсемнәргә карап татар теленә мәхәббәт уяту өчен кирәк икән.

Төбәкләрдәге татарларга яңа методик әсбап

Төбәкләрдәге татарларга яңа методик әсбап

“Бүген безнең үзәктә Татарстаннан читтә эшләүче 31 төбәк, өч җирле оешма бар. Тагын дүрт оешма бүген-иртәгә безнең канат астына керергә тора, киңәергә уйлыйбыз.

Миңа татарлар яшәгән төбәкләрдә күп булырга туры килде. Сыйныфларга килеп керәм – алар бик ярлы. Балалар дөньяны аңлый, тоя, күрә ала торган күрсәтмә әсбаплар юк дәрәҗәсендә. Әлеге проектка алынуыбызның төп сәбәбе шул булды. Монда татарның күренекле язучы-композиторлары портретлары, милләт тарихы, көнкүреш картиналары, милли киемнәр һәм милли ашлар урын алды”, дип башлады сүзен Дума депутаты, Татар милли мохтәрияте рәисе Илдар Гыйлметдинов.

"Гасырдан гасырга: үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә мәдәни мирас" җыентыгы Татарстанның икътисад министрлыгы грантына һәм татар федераль милли-мәдәни мохтәрияте акчаларына эшләнелгән. Проектның бюджеты 400 мең сум, бүген бер мең данәдә чыгарылган. Әлегә мохтәрият белән элемтәдә торган төбәкләрдән гаризалар кабул итеп, якын арада аларга методик ярдәмлекне юлламакчылар.

"Без төбәкләр белән эшләүче оешма, шуңа беренче аларны кайгыртабыз. Бу әсбапта шәхесләрне үзебез сайламадык, моның өстендә махсус комиссия эшләде. Әгәр дә төбәкләрдә актив рәвештә кулланылачак икән, җитмәгән очракта, комплектларны өстәмә булдырачакбыз. Планнарда тагын бик күп проектлар бар.

Тел, тарих, мәдәнияткә карата кызыксыну уяту шушындый проектлар аша алып барылырга тиеш. Сөйләү бер хәл, ә күзгә күренгән мәгълүмат шундук истә кала”, дип өстәде Илдар әфәнде.

Яңа әсбапны эшләүчеләр сүзләренчә, ул дүрт-биш ай эчендә тупланган, Галимҗан Гыйлманов, Искәндәр Гыйләҗев, Дания Заһидуллина, Ләбиб Лерон кебек билгеле шәхесләрнең өлешләре кергән. Җәмгысе 17ләп белгеч катнашкан.

"Мин монда киңәшче сыйфатында катнаштым. Алар мина, "Шундый беренче проект уйлыйбыз, син язучы, "Безнең мирас" җурналының баш мөхәррире буларак моңа ничек карыйсың?" дип сорау бирделәр", – ди Ләбиб Лерон, – "Мин бик әйбәт карыйм, бик яхшы проект дидем. Энциклопедик журналлар, төрле музейлар белән дә киңәшләштек, аларга материал алырга чыганаклар тәкъдим итеп тордым.

Әсбапка 50 татар шәхесенең фоторәсемнәре, 35е вафат булган язучы классикларыбыз, 15ләп рәссам, композитор кергән. Шулай ук татар милләтенә ярдәм иткән Карл Фукс белән Лев Гумилев та әсбапта бар".

Методик җыентыкны тәкъдим иткәннән соң, кабаттан депутат булып сайланган Илдар Гыйлметдиновка сораулар юллап, әңгәмә корып алдык.

–​ Илдар әфәнде, сез яңа Думага сайлангач, мөхтәрият җитәкчесез калырга мөмкин дигән сүзләр йөри. Ул эштән китәргә җыенмыйсызмы?

– Кая китәм?! Беркая да китәргә җыенмыйм. Әле минем урынны алырга теләүче дә юк. Без бит сайланып куелабыз, мин китеп барды дип кенә булмый. Әгәр дә республика эшләрне башка юнәлештә җибәрергә дисә, бәлки, шул очракта гына бергәләп киңәшләшеп киләчәктәге планнарны уйларбыз. Минем исәп – мохтәрияттә эшләргә, чөнки эшлисе эшләр күп. Без аны җәелдерергә дә җыенабыз, әйткәнемчә, тагын берничә төбәк мохтәрияткә керергә тора.

Милли-мәдәни мохтәрият форматы уңайлы дип саныйм, чөнки мөмкинлекләре күбрәк. Ул дәүләт ярдәмен дә, грантларны да дәгъвалый ала. Аның үзенең методик әсбаплар, дәреслекләр ясарга мөмкинлеге бар. Бүтән оешмаларның андый мөмкинлекләре юк. Минем башкаларын ябарга кирәк дип әйтәсем килми. Татар оешмалары артып торса, мин шат кына булырмын. Ләкин шунысы мөһим – төбәкләрдә беренчелек өчен, бигрәк тә дәүләт каршында, көрәш булмасын иде. Киресенчә, хакимияткә милли мәсьәләрне күтәреп чыкканда берләшик, үзара ярдәм итик.

–​ Сез ике ел Думаның Спорт комитетында эшләдегез. Мохтәрият җитәкчесе буларак, алга таба сезгә милли мәсьәләләр белән күбрәк шөгыльләнү урынлырак булыр дип уйламыйсызмы?

– Мин ахыргы чакырылышта биш ел Мәгариф комитеты әгъзасы булып тордым. Алдагы чакырылышта, әйе, Спорт һәм яшьләр комитетында идем.

Милли мәсьәләләр өчен мәгариф системыннан да кирәклерәк комитет юк. Милли мәсьәләләр комитетында күбрәк сөйләшеп кенә утыралар, дөнья, сәясәт турында дисеңме. Соңгы биш ел дәвамында милли мәсьәләләрдә утыручылар кануннар кабул итмәде диярлек. Шуңа күрә, мин һәм республика җитәкчелеге безнең иң зур проблем – телне саклап калу дип уйлыйбыз. Без җырларбыз да, биербез дә, әмма тел иң мөһиме булып кала.

Берничә ел элек безне Шотландиягә милли мәсьәләләрне күзәтергә алып барганнар иде. Шотланд теле булган һәм ул инглиз теленнән аерыла. Ләкин хәзер ул юк. Бииләр дә, җырлыйлар да, милли итәкләре дә бар, ә тел юк. Еламыйлар гына. Хәзер алар төрле програмнар чыгаралар, телне кире кайтарырга тырышалар. Ләкин яшьләр моның белән кызыксынмый. Бу бик зур проблем.

–​ Илдар әфәнде, 18 сентябрьдә үткән сайлау көнне Пирамида”да урнашкан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгенә Биектау районы Чубарова авылыннан Фирая Хәкимова су проблемы белән килде. Ул җиде депутатка бу хакта сөйләвен, сезнең белән дә очрашуын әйтте. Әлеге кешене сез хәтерлисезме, Фирая Хәкимова сезгә мөрәҗәгать иттеме?

– Юк, андый кешене белмим, Биектауның Чубарова авылында да булмадым, болай да очрашмадым. Бәлки мобиль төркемгә килеп, Илдар Гыйлметдиновка наказ, безнең авылга су кирәк дип язгандыр. Су проблемы аларда гына түгел, зур проблем ул. Чүпрәледә, Югары Ослан дисеңме, Татарстанның күп районнарда су кертү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Аны чишеп, хәл итеп буладыр бит?

– Бу эш белән республика хөкүмәте шөгыльләнә. Күп җирдә проектлары эшләнелә, каядыр кертеп үк маташалар.

–​ Яңа сайланган Дума депутатлары Татарстан белән Мәскәү арасында вәкаләтләр бүлешү килешүен хәл итәргә тиеш булачак, алга таба килешү ничек хәл ителәчәк?

– 2017 елга кадәр әле килешүебез бар, 2017 ел тусын, көн булсын, аннан соң күрербез. 2017 елның көзенә кадәр килешү төзелгән, әле вакыт бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG