Accessibility links

Кайнар хәбәр

Игорь Носов Нью-Йоркта Иннополис турында сөйләячәк


Игорь Носов
Игорь Носов

Носов Иннополиста эшмәкәрлек алып баруның, шәһәргә инвестицияләүнең өстенлекләре белән таныштырачак.

23 сентябрьдә Нью-Йоркта Squire Patton Boggs офисында Америка-Русия эшлекле шурасы брифингында Татарстанның Иннополис җитәкчесе Игорь Носов инновацияләр шәһәре хакында һәм чит ил ширкәтләрен, инвесторларны җәлеп итү турында сөйләячәк. Бу хакта Америка-Русия эшлекле шурасы релизында белдерелә.

Носов Иннополиста эшмәкәрлек алып баруның, шәһәргә инвестицияләүнең өстенлекләре белән таныштырачак диелә. Шулай ук Иннополисның Татарстанда ничек итеп инновацияләр үсешенә ярдәм итүе һәм Русиянең югары технологияләр үзәгенә әйләнүе турында да бәян итәчәк.

Носов Иннополиc махсус икътисади зонасында 2013 елдан җитәкчелек итә. Аның биографиясендә 1978 елның 28 апрелендә Казанда туганы, Мәскәү юридик институтында укыганы, АКШның Колорадо университетында белем эстәгәне, татар, урыс, инглиз телләрен камил белүе язылган.

Былтыр ул Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы коллегиясендә татарча чыгыш ясап интернет "йолдызы"на әверелде. Урыс исем-фамилияле булса да, ул татар түрәләреннән уздырып республиканың дәүләт телендә сөйләшүен, өстәвенә эшлекле сөйләшү алып барырга мөмкин булганын исбатлады.

XS
SM
MD
LG