Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрында Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" моноспектаклен тәкъдим итә


Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" моноспектаклендә
Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" моноспектаклендә

Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" моноспектакле Петербурның Яшь тамашачылар театрында тыелды, ә "Һөнәр" фестивалендә "шәп, бик текә" дигән бәя алды.

6 октябрьдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" ("My Nuriev") исемле моноспектаклен янә күрсәтәчәк. Әлеге спектакльне иҗат итүгә биюче Рудольф Нуриевнең даһилеге белән мавыгуы этәргеч ясаган.

Классик балетны үз иреге белән ташлап, Петербурда драма актеры булырга укый башлаган биюче Нурбәк озак вакыт үз кумиры белән тәэсирләнеп йөргән. "My Nuriev" спектакле иске калыптан арыну, бөек шәхеснең йогынтысыннан һәм басымыннан ниндидер мәгънәдә котылуы турында. Шулай ук ул кешенең, шәхеснең үз кумиры белән ике арада барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне тудыручы процессларга төшенүенә һәм аңлавына, үз барлыгыңа мөрәҗәгать итүгә кагылышлы үзенчәлекле күчеш чорын тасвирлый.

"My Nuriev" спектаклендә Петербурдан килгән режиссер һәм мөгаллим Галина Жданова җитәкчелегендә Русия дәүләт сәхнә сәнгате институты остаханәсе студентлары да катнаша.

Әлеге моноспектакль тәүге тапкыр тамашачыга Казанда яшь режиссерларның "Һөнәр" фестивале кысаларында тәкъдим ителгән иде инде. Театр тәнкыйтьчеләре бу иҗади тәҗрибәне уңай кабул иттеләр.

"...шәп, бик текә", диде театр тәнкыйтьчесе, ГИТИСның театр гыйлеме факультеты укытучысы, "Алтын битлек" театр премиясе һәм фестиваленең жюри әгъзасы Александр Вислов. "Аның Нуриевыннан" күзләремне ала алмадым”, дип язды Айсылу Кадыйрова "Вечерняя Казань" газетында. Петербурның "Театральный журнал"ы "Бу ыргылыш. Булмастайны булдырырга тырышу", дип билгеләде.

"Минем Нуриев" моноспектакле Петербурның Яшь тамашачылар театрында бер тапкыр куелганнан соң, аны башкача куярга рөхсәт итмәделәр. Театр директоры Светлана Лаврецова биючене бөтен спектакльләрдән читләштерү турындагы күрсәтмә биргән иде. Әлеге күрсәтмәнең фотосын Батулла үзенең Фейсбук битенә дә элде. Нурбәк Батулла моны Азатлыкка "Петербур ТЮЗында 30нчы еллар хөкем сөрә", дип атады.

XS
SM
MD
LG