Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сирәк авырулардан кулланыла торган кыйбатлы чит ил дарулары Русиядә юкка чыгарга мөмкин


Русиянең монополиягә каршы федераль хезмәте чит илдән кертелгән кайбер даруларга минималь бәя теркәүне гамәлдән чыгармакчы. Минималь бәя теркәлү узмаса, дару Русия базарына керә алмый.

Русиянең монополиягә каршы федераль хезмәте чит илдән кертелгән кайбер даруларны минималь бәядән теркәүне гамәлдән чыгармакчы. Бу хакта монополиягә каршы хезмәтнең сайтында белдерелә.

Әлеге гамәл Русия дару базарыннан сирәк авырулар өчен дәүләт тарафыннан сатып алына торган берничә кыймәт даруны юк итәргә мөмкин.

Хезмәт “Семь нозологий” исемле програм ярдәмендә сатып алына торган дарауларның бәяләрен башка илләрдәге минималь бәяләр белән чагыштырып караган. Нәтиҗәдә Русиядә берничә даруның бәясе кыйбатрак булган, бу исә 2010 елда хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән бәяләрне теркәү кагыйдәләренә каршы килә.

2016 елда әлеге програм өчен казнада 43,6 млрд сум акча каралган. 2015 елда чит ил даруларының өлеше 65% булган.

Монополиягә каршы хезмәт фармацевтика җитештерүчеләренә бәяне төшерергә тәкъдим иткән һәм тиешле гаризаны 20 октябренә кадәр тапшырырга кушкан. Теркәү өчен дөрес түгел мәгълүмат бирелгән очракта, ул гамәлдән чыгарылачак, диелә белдерүдә.

Минималь бәя теркәлү узмаса, дару Русия базарына керә алмый, ди фармацевтика базарында маркетинг тикшерүләре уздыручы DSM Group ширкәте җитәкчесе Сергей Шуляк "Ведомсти"га.

Аның сүзләренчә, минималь бәя белән килешмәсәләр, кайбер ширкәтләр Русия белән эшләүдән баш тартырга да мөмкиннәр.

Монополиягә каршы хезмәт АКШның Celgene, Johnson & Johnson, Израилнең Teva, Швейцариянең F. Hoffmann-La Roche һәм Novartis ширкәтләрен дарулар өчен бәяләрне төшерерүен сорый.

Хезмәт кыйбатлырак булган 48 дару тапткан. Башка илләр белән чагыштырганда, аларның бәяләре уртача 39%ка артыграк булган. Бу дәүләт тарафыннан сатып алына торган даруларның өчтән бер өлеше, диелгән монополиягә каршы хезмәт белдерүдә.

“Семь нозолгий” програмы нигезендә җиде авырудан Русия сәламәтлек саклау министры үзәкләштерелгән төстә федераль казна исәбенә дарулар сатып ала. Даруларның күбесе чит илдән кайтарыла.

XS
SM
MD
LG