Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: "Фәндәс Сафиуллин кыйбланы билгеләргә ярдәм итте"


Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

"Казан" милли мәдәни үзәгендә узган Фәндәс Сафиуллин юбилей кичәсендә яңа китабын тәкъдим итте һәм “Фидәкарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде

Пәнҗешәмбе Фәндәс Сафиуллинның 80 еллык юбилей һәм яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Фәндәс ага безнең кыйбланы билгеләргә ярдәм итте”, дип белдерде. “Ул мине күп тәнкыйтьләде, Фәүзия Бәйрәмова белән бергәләп татарча сөйләшергә мәҗбүр итте”, диде Мөхәммәтшин һәм “Фидакәрь хезмәте өчен” медале тапшырды.

Яңа китап “За свободу и равноправие. Кто против?” дип атала. Анда Фәндәс Сафиуллинның төрле елларда чыккан мәкаләләре, чыгышлары тупланган.

Кичәдә академик Индус Таһиров, Дәүләт Шурасы депутатлары Разил Вәлиев, Марат Галиев, язучы Рабит Батулла, галим Дамир Исхаков һәм башкалар бар иде.

Фәндәс Сафиуллин – күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстан суверенитеты өчен көрәшүче, милләтпәрвәр. Татарстанның мөстәкыйльлек турында Декларацияне кабул итүдә зур роль уйнаган шәхес. Республиканың бәйсезлеге, кешеләрнең хокуклары, милли университет, латин имласы өчен көрәшкән депутат бүген дә җәмәгать эшләре белән мәшгуль.

“Нинди генә шартлар булмасын, татар киләчәктә дә үзенең сыйфатын югалтмас дип ышанам. Татар халкы бетмәячәк. Дөнья бетсә дә, без бетүчеләрнең соңгыларыннан булырбыз. Бетерә алмаслар безне”, дигән иде Фәндәс Сафиуллин Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG