Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең бер складында чыккан көчле янгын нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булган


Янгын 14 сәгатькә якын котырган, аны җомга иртәнгә генә сүндерә алганнар. Сигез янгын сүндерүче үлгән.

Җомгага каршы төндә башланган Мәскәүнең пластик эшләнмәләр сакланган складындагы янгында сигез янгын сүндерүче һәлак булган. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Янгын 14 сәгатькә якын котырган, аны җомга иртәнгә генә сүндерә алганнар.

Баштарак мәгълүмат агентлыклары янгын сүндерүчеләр элемтәгә чыкмый, ләкин аларны коткару өмете бар дип хәбәр таратканнар иде.

Янгын сүндерүчеләр бинаның түбәсендә эшләгән булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаразлавынча, түбә ишелеп төшкән булуы мөмкин.

Коткаручылар янгынны катлаулыгы ягыннан дүртенче дәрәҗә белән бәяләделәр. Янгын мәйданы дүрт мең квадрат метр.

Гадәттә тыш хәлләр министрлыгы янгын килеп чыгуның төрле сәбәпләрен тикшерә. Җылыткыч җайланмалар кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү мөмкинлеге тикшереләчәк.

XS
SM
MD
LG