Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчыны камчыларга без кем – хакимнәрме?


Резедә Ганиуллина
Резедә Ганиуллина

Җырчының бу гамәле күңелгә ятмый, әлбәттә. Башка җирдә биегән булса – бер хәл. Бу кадәр кешенең ачуын да кабартмаган булыр иде кебек. Хәтта клиптагы мәчет янында биегәненә, дини аспектка күз йомган очракта да, Болгарда ярымшәрә килеш биюне кабул итү авыррак. Болгар – татарлар өчен ислам кабул ителгән тарихи урын. Бу җирләр татарның рухи бишеге булып санала. Болгарның кайсы урынында булса да, бу рәвешле бию йөрәккә кадала. Чиркәү, зиратларда биергә ярамаган кебек биредә дә бу ризасызлык тудыра.

Кешеләрнең бердәм булып Болгардагы мәчетне, андагы борынгылыкны яклаучыларны күреп сөенергә була. Социаль челтәрләрдә хәбәр пәйда булу белән, башта татар матбугат чаралары тиз генә язып чыкты, аннары урыс теллеләр дә бер-берсен уздырып төрле фактлар чыгарып салды. Әле дә дәвам итәләр. Бу клип хакында Татарстанда гына түгел, читтә дә фикер алышалар, бәяләмәләр бирәләр. Һәрхәлдә, борчылып язучылар күп. Бәләкәй генә мәсьәлә тирәсендә булса да, бердәмлек хисе туды.

Хөкемдарлар ролен алу безне бизиме соң?

Әмма хәлләр шуңа кадәр җитте ки, Резедә Ганиуллинаны Pussy Riot белән чагыштыра башладылар. Инде бу гына җитмәгән, җырчыны Татарстан Мәдәният министрлыгына чакыртканнары ачыкланды. Клип белән хәтта Тикшерү комитеты да кызыксынган. Бу – татар милләтенә, мөселманнарга кагыла торган проблем. Мәсьәләне прокуратура, тикшерү комитетына кадәр җиткермичә үзебезчә, безгә хас булган гадәт белән хәл итәргә мөмкин. Әле тегендә, әле монда җырчы тәүбә итсен, аны җәзага тартырга кирәк, куып чыгарырга, җырлауны тыярга, иманын укытырга дигән сүзләр укырга туры килә. Әмма хөкемдарлар ролен алу безне бизиме соң?

Беренчедән, Pussy Riot белән чагыштыру – ахмаклык. Икесенең дә максатлары төрле. Беренчеләренеке масхсус каршылык акциясе иде, сәясәт белән бәйле булды. Ә Резедә очрагында – гап-гади ахмаклык. Наданлык аркасында шау-шу купты. Моның шулай булуы Азатлыкның җырчы белән уздырган онлайн интервьюсыннан да аңлашылды. Резедә бу кадәр шау-шу купсын дип теләмәгән, үзе дә ни кылганын чамаламаган.

Икенчедән, Резедә Ганиуллина урынында телесә кем булуы мөмкин иде. Теләсә нинди җырчы шәрыкъ стилендәге йортлар янында клип төшерер өчен чит илгә түгел, ә эконом вариантны сайлап Болгарга бара ала иде. Декорацияләр бит бушка. Бу капкынга Резедә эләкте, нишлисең...

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та татар эстрадасының түбән дәрәҗәдә булуына игътибар иткән иде, җырчыларның төс-кыяфәтен тәнкыйтьләде. Бу клип та шул зәвыксызлыкны кабат ачык күрсәтте.

Һәр кешенең иманга килүенең үз юлы. Һәрберебез үзенчә сынала. Резедәдә катлаулы тормыш. Ул әтисез биш балалы гаиләдә үскән. Әнисе аларны ялгыз аякка бастырган. Әнисе бүгенге көндә хастаханәдә авыр хәлдә ята, мәрткә киткән.

Кешене камчыламыйк, хөкем итмик

Әйдәгез, кешене камчыламыйк, бармак төртеп җәберләмик, хөкем итмик. Бер бармак кешегә күрсәтсә, өч бармак күрсәтүчегә төбәлгән диләр. Тик моны кимсетүчеләр оныта. Сөекле пәйгамбәребез хәтта ихтияҗын мәчеттә үтәгән кешегә карата да йомшак, сабыр булган. Ул әдәпне аңламаган кешегә мәрхәмәтлек күрсәтеп, мәчетнең әһәмиятен, анда булган тәртипне ягымлы итеп аңлаткан. Ә без ник аның үрнәгендә кешегә карата йомшаграк була алмыйбыз? Резедә – арабыздан беребез, ул – татар кызы. Ул бездән дә, диненнән дә баш тартмый. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык артистларга мәчет ишекләре ачык, диде. Казанда Резедәне мәчеткә, анда уздырылган мәҗлескә чакыра алган кардәшләр, абыстайлар табылыр, җырчыга тормыш турында сөйләрләр дип ышанам. Аллаһ боерса, аңа һидаять ачылыр.

Шамил Сабиров, Мәскәү

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG