Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Иж-Бубый мәдрәсәсенә 235 ел: татар мәгарифенә һөҗүм дәвам итә


Конференциядә Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

Конференциядә Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый

Иж-Бубый авылында мәдрәсәнең 235 еллыгына багышланган конференциядә патша заманнарында ук татар мәгарифен туздырулар, репрессияләр булуы, хәзерге чорда да татар телен бетерү юнәлешендә эш алып барылуы әйтелде.

Иж-Бубый авылында биш елга бер оештырыла торган, быелгычы 23 сентябрьдә үткән әлеге чарада Казан, Чаллы, Түбән Кама галимнәре, күп төбәкләрдән кунаклар катнашты. Биредә Чаллыдан язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, “Төрки яшләр берләшмәсе”нең элекке җитәкчесе Тәлгат Әхмәдишин дә катнашты.

Азатлык анда чыгыш ясаган Фәүзия Бәйрәмовадан конференциянең нинди рухта баруы белән кызыксынды.

Бәйрәмова Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында китап язганда игътибарга лаеклы булган вакыйганы ачыклый. Нәгыймә апаның бертуган абыйсы Сабирҗанны әтисе Хәмзә бай кыргыз ягыннан китереп, Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыта. Югыйсә, байның үз улын Европа мәктәпләрендә дә укытырлык хәле була. “Димәк, ул чорларда ук әлеге мәдрәсәнең дәрәҗәсе зур була”, дип нәтиҗә ясый Фәүзия ханым һәм шушы хакта, Сабирҗанның соңрак шушы мәдрәсә белеме белән Европага чыгуын, Берлинда югары белем алуын, 1934 елда шәхес шөһрәте чорында атып үтерелүен конференциядәге чыгышында әйтә.

Бүген Һади Атласиның 16 хаты саклана. Шуларны өйрәнгәндә тарихчы Бәйрәмова Атласиның Мөхлисә Бубый белән соңгы очрашулары турында да мәгълүматларны күрә. “Һади Атласи төрмәдән кайткач, Бөгелмә шәһәрендә эш таба алмый. Бер кеше белән Уфага чыгып китәләр. 1934 елның гыйнвары була. Бу вакытта Мөхлисә Бубый Уфада Диния нәзарәтендә казыя булып эшли. Мөхлисә Һади Атласига мөфтиләрнең авыр тормышы, ач-ялангач икәнлекләре хакында сөйли. Атласи белән килгән кеше боларны сата. Алар Мөхлисә Бубый өендә дә, Риза Фәхретдин бүлмәсендә дә татар дәүләте, Туран дәүләте төзү турында сөйләшеп утырдылар, ди. Органнарга шушы җитә кала. Фәхретдин төрмәдән үлеп котыла. Мөхлисә Бубыйны, Һади Атласины аталар. Шушыларны мин сорау алу кәгазьләреннән тартып чыгардым. Халык бик кызыксынып тыңлады”,ди Бәйрәмова.

Конференциягә килүчеләр тарихчыдан башка мәгълүматлар да ишетә. Һади Атласи беренчеләрдән булып Иж-Бубый мәдрәсәсен, анда татарча укытуны яклаучы була. 1906 елда язган китабында мондый юллар бар: "Туганнар, сак булыгыз. Мәдрәсәләргә урыс телен кертергә җыеналар. Бу хәреф алмаштыру гына түгел, милләтне алмаштыру булачак. Хәреф алмаштыру телне алмаштыруга китерәчәк. Телне алмаштыру ул инде милләтне алмаштыру булачак".

Бу китап өчен 1909 елда Атласины төрмәгә утырталар. Шушы вакыйгаларга нәтиҗә ясап, Фәүзия ханым конференциядә болай ди: "100 елдан соң бу бәла башыбызга тагын килде. Авыл халкын да ЕГЭ хакына урысча укытып ятасыз, ЕГЭ милләтенә әверелеп барабыз бит. Шушының өчен үлдеме Мөхлисә, Габдулла Бубыйлар, Һади Атласилар? Авылыгызда башлангычта гына татарча укыйлар. Аннан инде урысча икән. Урысча укытуга сәбәп тә тапканнар. Имеш, биредә таҗик балалары да укый икән. Ни өчен башка авыллардан таҗик баласы килә? Чөнки монда урысча укыталар. Менә хәзер башка милләт балаларын дәлил итеп куллана башладылар. Әрнерлек күренеш бу".

Конференциядә катнашучылар арасында алгы рәттә Фәүзия Бәйрәмова белән Вахит Имамов

Конференциядә катнашучылар арасында алгы рәттә Фәүзия Бәйрәмова белән Вахит Имамов

Бәйрәмова шулай ук язучы Вахит Имамовның чыгышы халыкны уйландырырлык булды дип саный. “Вахит әфәнде район үзәкләрендә татар мәктәпләренең булмавын, алдау булуын, бетүгә баруыбызны ачынып сөйләде. Элек татар байлары булышуын, хәзергеләрнең китаплар чыгаруда, мәктәп-мәдрәсәләр салдыруда ярышасы урында, чит илләрдәге исемлекләргә керү өчен ярышуларын искәртте”, диде Фәүзия ханым.

Конференциядә Түбән Кама вәкилләре сәләтле балалар өчен Иж-Бубыйда интернат-мәктәп ачу тәкъдиме белән чыккан.

Конференция ахырында балалар әзерләгән концерт тәкъдим ителде

Конференция ахырында балалар әзерләгән концерт тәкъдим ителде

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG