Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Татарчага әле генә тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп сезгә Михаил Булгаковның 1919 елгы "Киләчәк перспективалар" ("Грядущие перспективы") фельетонын тәкъдим итәбез. Бу Булгаковның иң беренче публикациясе.

Хәзер, безнең бәхетсез Ватаныбыз "бөек социаль инкыйлаб" куып керткән хурлык һәм хәерчелек чокырының иң төбендә булганда, күпләребезгә еш һәм еш бер үк төрле уй килә башлады.

Бу уй катгый.

Ул – караңгы, ямансу, акылда килеп туа да, боерып, җавап таләп итә.

Ул гади: безнең белән алга таба ни булыр?!

Аның килеп чыгуы исә табигый.

Без үзебезнең ерак түгел үткәнебезне анализладык. О, без соңгы ике елның һәр мизгелен диярлек бик яхшылап өйрәндек. Күпләр исә өйрәнеп кенә калмадылар, аларны каргадылар да.

Хәзерге вакыт безнең күз алдыбызда. Ул шундый ки, аны күргәч, күзләребезне йомасы килә.

Күрмәскә!..

Киләчәк кала... Аңлаешсыз, билгесез киләчәк.

Чыннан да: ни булыр безнең белән?..

Күптән түгел миңа инглиз бизәлешле журналның берничә нөсхәсен караштырырга туры килде.

Мин, сихерләнгән кебек, әкәмәт эшләнгән рәсемнәргә озак карап тордым.

Һәм аннары озак, озак уйландым...

Әйе, картина ачык!

Колоссаль заводлардагы колоссаль машиналар көннән-көн ташкүмер йота-йота, бизгәкләнеп дөбердиләр, шакылдыйлар, эрегән металл агызалар, чүкиләр, төзәтәләр, төзиләр...

Алар күптән түгел генә үлем таратып һәм җимереп, җиңү кодрәтен чүкегән машиналарны алмаштырып, тынычлык кодрәтен чүкиләр. Көнбатыштагы бөек халыкларның бөек сугышы тәмамланды. Хәзер алар үз яраларын ялаштыралар.

Әлбәттә, алар тереләчәк, бик тиздән тереләчәк!

Һәм, ниһаять, аңы аязайган; безнең явыз авыру Көнбатышка күчәр һәм аны җимерер дигән мескен саташуга ышанмаган бөтен кешеләргә Көнбатыш илләрне дөнья куәтенең әлегәчә күрелмәгән биеклегенә күтәрәчәк тынычлык башкарган титаннарча хезмәтнең кискен күтәрелеше анык булыр.

Ә без?

Без соңга калырбыз...

Без шулкадәр соңарырбыз ки, хәзерге күрәзәчеләрнең, мөгаен, берсе дә безнең аларны кайчан куып тотачагыбызны һәм гомумән, куып тота алу-алмавыбызны әйтә алмастыр.

Чөнки безгә җәза иңгән.

Безгә хәзер төзү, оештыру, яралту мөмкин түгел. Безнең алда бик авыр бурыч – үз җиребезне яулап, тартып алырга.

Үч кайтару, исәпләшү башланды.

Батыр доброволецлар Троцкий кулыннан учлап-учлап рус җирен йолкып алалар.

Һәм барысы, барысы – үз бурычларын катгый үтәүчеләр дә, илне коткару эше аларсыз да башкарылачак дигән адашуга ышанып, хәзер көньякның тыл шәһәрләрендә ятучылар да, барысы да илнең азат ителүен бик теләп көтәләр.

Вә аны азат итәчәкләр.

Чөнки батырлары булмаган ил юк һәм Ватан үләр дип уйлаучылар — җинаятьчеләр.

Ләкин күп көрәшергә, күп кан түгәргә туры киләчәк, чөнки Троцкийның имәнеч фигурасы артында ул алдап яллаган кораллы акылсызлар таптана, бу тормыш түгел, ә үлемгәчә көрәш кенә булачак.

Сугышырга кирәк.

Менә тегендә, Көнбатышта, хезмәт машиналары шакылдаганда, бездә илнең бер чигеннән икенче чигенә чаклы пулеметлар шакылдар.

Соңгы ике елның акылсызлыгы безне куркыныч юлга чыгарга этәрде һәм безгә туктау юк, хәл җыю юк. Без җәза касәсеннән эчә башладык һәм ахыргача эчеп бетерербез.

Анда, Көнбатышта, хисапсыз күп электр утлары балкыячак, очучылар яулап алынган һаваны бораулаячаклар; анда төзиячәкләр, өйрәнәчәкләр, нәшер итәчәкләр, укыячаклар...

Ә без... Без сугышачакбыз.

Чөнки моны үзгәртерлек бернинди көч тә юк.

Без үз башкалаларыбызны яулаячакбыз.

Һәм без аларны яулап алырбыз.

Инглизләр, без кырларны ничек канлы чык белән батырганны, Алманияне Париждан сөйрәп алып китеп, кыйнаганны хәтерләп, безнең Мәскәүгә килеп җитүебез өчен безгә бурычка тагын шинельләр һәм ботинкалар биреп торырлар.

Без барып җитәрбез.

Кабәхәтләр һәм акылсызлар куылачак, таратылачак, юк ителәчәк.
Һәм сугыш тәмамланачак.

Шунда канга батырылган, җимерелгән ил тора башлаячак... Әкрен, авыр торачак.

"Ауг"га зарланганнарның, аһ, өметләре өзеләчәк. Аларга тагын да күбрәк "арырга" туры киләчәк...

Үткәннәр өчен тормышның кырыс ярлылыгы, гаҗәеп авыр хезмәт белән түләргә кирәк булачак. Сүзнең күчерелмә дә һәм туры да мәгънәсендә түләргә...

Март көннәренең акылсызлыгы, октябрь көннәренең җүләрлеге, хыянәтчеләрнең "бәйсез булабыз!" дип эшчеләрне аздыруы, Брест өчен, акча басу станогын исәрләрчә куллану өчен... барысы өчен түләргә!

Вә без түләрбез.

Һәм бары бик соң булганда гына без, тулы хокуклы булыр өчен, безне Версаль залларына тагын кертсеннәр өчен тагын барлыкка китерә, тудыра башларбыз.

Кем бу якты көннәрне күрер?

Без?

Юк! Безнең балалар булырга мөмкин, ә булырга мөмкин, оныкларыбыз, чөнки тарихның колачы киң һәм ул унъеллыкларны аерым еллар кебек үк, җиңел "укый".

Һәм без, уңышсыз буын вәкилләре, әле мескен банкрот дәрәҗәсендә үлгәндә, балаларыбызга:

- Түләгез, гадел итеп түләгез һәм һәрчак социаль инкыйлабны истә тотыгыз! - дип әйтергә мәҗбүр булырбыз...

Айдар Шәйхин тәрҗемәсе

“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG