Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:22

"Золым дөнья зират булган татарга". Кырымтатарлар "Түгәрәк уен"га килмәде


Гала-концертта гөсләдә уйнаучылар чыгыш ясый

Гала-концертта гөсләдә уйнаучылар чыгыш ясый

Русия татарлары аннексияләнгән Кырымга барып җырлы-биюле "Түгәрәк уен" русиякүләм татар фольклоры фестивален шау-гөр китерде. Әмма аларның чыгышлары биредәге урыслар өчен генә тамаша булды, кырымтатар тамашачылары Мәскәүнең әлеге сәяси уенында катнашудан баш тартты.

Кырымда 21 сентябрьдә ачылган "Түгәрәк уен" бөтенрусия татар фольклоры фестивале 24 сентябрьдә Акмәчеттә гала-концерт белән тәмамланды.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Кырымда Мәскәү билгеләгән мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов чыгыш ясадылар. “Түгәрәк уен” фестиваленә килгән иҗат төркемнәре Бакчасарай районының алты авылында да чыгыш ясады, аларны тамашачылар яхшы кабул итте”, диде Гүзәл Шәрипова.

Рәсми чыгышлардан соң гала-концерт башланды. Монда барлык фестиваль катнашучылары чыгыш ясады. Концертка Ижау, Төмән, Кырымдагы балалар ансамбльләре аеруча ямь өстәде, булган тамашачылар да аларны җылы кабул итте.

Кырымтатар тамашачылар фестивальгә килмәде

Авылларда тамашачылар ничек килгәндер, ләкин Акмәчеттәге гала-концертта тамашачының бик аз булганы күзгә ташланды. Кырымтатарлар залда бөтенләй юк иде, күпчелек Акмәчеттә яшәүче Идел буе татарлары булды.

Моңа Казаннан килгән катнашучыларның берсе аптыравын да белдерде Азатлыкка. “Безнең кырымтатарлар белән бик аралашасы килә иде, ләкин алар килмәде. Без аңлыйбыз аларны, хәлләрен беләбез, аларның ансамбльләре искиткеч чыгыш ясады, без аларны яратып карадык", диде ул. Авылларда тамашачының күп булуы турындагы сорауны исемен әйтергә теләмәгән әлеге Казан кунагы: "Әйе, ләкин анда да кырымтатарлар күренмәде, бөтенесе урыслар иде, аякка басып безне алкышладылар", дип кенә җаваплады.

Аның "кырымтатарлар фестивальгә килмәделәр" дигән сүзләренә Бакчасарайдан килгән “Эбедиет” (“Мәңгелек”) җыр ансамбленең чыгышы бәлки бер җавап та булгандыр. Бу ансамбль тик бер җыр – “Татарлыгым” җырын җырлады, аны капелла башкарды. Җырның сүзләрен Романиядән Кырымга кайтып кырымтатар мәктәпләрендә эшләгән, дистә еллар совет төрмәләрендә утырып чыккан, Төркиядә вафат булган кырымтатар шагыйре Шевки Бекторе (1888-1961) язган.

Татарлыгым, туган җирем,
Балалыктан сөямен.
Алар өчен күп вакытлар
Җылый-яна көямен.
Кая барсам, мин күрәмен
Гарип татар сибелгән.
Үз бакчасында иснәмәгә
Бер чәчәге ачылмаган.
Нишләрсең, үз бакчасы,
Үз теленнән бик гарип.
Ләкин моны кемгә сөйләячәксең,
Син боларны тел ярып.
Катты җил белән атылганнар
Тауга, ташка йә ярга.
Золым дөнья зират булган
Татарлыкка, татарга.

Кырым Украинада булганда 2003 елда Кырымда Татарстан мәдәнияте көннәре узган иде. Кырымтатарлар Акмәчеттәге шул ук залны шыгрым тутырып казаннарны кардәшләрчә, җылы алкышлар белән каршы алган иде. Ул вакытта Кырым вице-премьеры булган Ильми Умеров казаннарны сәхнәгә чыгып сәламләгән булса, бүген аны Русия хакимиятләре сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, мәхкәмәгә тарта.

Кырымтатарларның бу юлы ни өчен Русиядән китерелгән татар концертларына аяк басмавын, быел Акмәчеттә узган Сабантуйга да бик килмәвен һәркем үзенчә аңлыйдыр. 2014 елның язында Русиянең берьяклап Кырымны меңнәрчә хәрби белән басып алуы, икенче яклап бирегә татар артистларын очкычка төяп китереп биетүе-җырлатуы әле дә күпләрнең хәтерендә.

Ул вакытта Ригага совет танклары кергәндә Русиядән бик зур сәнгатькәрләр төркеме килеп Рига операсында чыгыш ясады

Ул чакта Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Казан артистларының Кырымдагы чыгышларын 1940 елда Риганы басып алганда оештырылган концертка охшатуын әйткән иде. "Инде сәясәтчеләр, артистлар сәфәренә килгәндә, мин моның зур планның бер өлеше икәнен аңлыйм. Очрашканда аларга ярым шаяртып 1940 елда Ригадагы хәлләрне искә төшердем. Ул вакытта Ригага совет танклары кергәндә Русиядән бик зур сәнгатькәрләр төркеме килеп Рига операсында чыгыш ясады. Ул тамашага карата туган нәфрәт исә киресенчә шәһәр халкын туплады, каршылыкны тагын да арттырды", диде Чубаров.

2014 елда Кырымны аннексияләүгә үзләренчә өлеш керткән күп кенә Татарстан артистларына, шул исәптән Җыр-бию ансамбленә, Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленә, "Казан егетләре", "Бәрмәнчек" төркемнәренә, рус җыры театры "Ворожея"га да мәдәният министрлыгыннан рәхмәт кәгазьләре тапшырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG