Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда рәсми теркәлүсез никах укыту тыела


Мондый карар өйләнешүләрен рәсми теркәми генә никах белән яшәгән берничә яшь парның төрле проблемнары килеп чыкканнан соң кабул ителгән.

Казакъстанда никах укытыр өчен парлар башта ЗАГС теркәвен узарга тиеш. Бу хакта илнең дин һәм ватандашлар җәмгыяте эшләре мнистрлыгы вәкиле Габит Абзалбәк “Яшьләр арасында дини экстремизмны булдырмауда хатын-кыз оешмаларының роле” дигән конференциядә белдерде.

Аның сүзләренә караганда, яшьләр мәчеткә никах укытырга бары тик язылышу таныклыгы белән генә керә алалар. “Бездә мәчетләр никах таныклыгын ЗАГС таныклыгын күрсәтмичә болай да бирмиләр иде. Бәлки, элегрәк булгандыр, хәзер мондый әйбер юк”, ди Абзәлбәк.

Мондый карар рәсми теркәлмичә никах белән яшәгән берничә яшь парның төрле проблемнары килеп чыкканнан соң кабул ителгән.

XS
SM
MD
LG