Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нахакка 13 ел утырып чыккан Фәтхулла Исхаков ачлык игълан итте


Нахакка 13 ел утырып чыккан Фәтхулла Исхаков ачлык игълан итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:05 0:00

Башкортстанның Миякә районында туып-үскә, хәзер Уфада яшәүче 80 яшьлек Фәтхулла Исхаков 26 сентябрьдә республика прокуратурасы каршында ялгыз пикетта торып ачлык игълан итте. Ул 1959 елда өч кызның битләрен яралауда гаепләнеп 13 елга ирегеннәм мәхрүм ителә. Иреккә чыккач Исхаков үзенең нахакка хөкем ителгәнлеген исбатлый башлый. 1990 еллар башында аның авылдашы Наил Сәетбатталов милициягә мөрәҗәгать итеп ул кызларны яралаганлыгын белдерә. Соңрак өч шаһит Исхаковка каршы ялган шәһадәтлек биргәнлекләрен таный. Бу шартлар сәбәпле җинаять эше яңадан каралырга тиеш булса да, Башкортстан прокуратурасы Исхаковның мөрәҗәгатен кире кагып килә. Үзенең аклануын таләп итүче Фәтхулла Исхаков ачлык чарасын башлаганда үз максатына ирешү өчен азаккача торачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG