Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Сахалин килешүен яңартты, андагы татарлар белән очрашты


Сахалин татарларының Миңнеханов белән очрашуы
Сахалин татарларының Миңнеханов белән очрашуы

Сахалинда яшь буын әби-бабайларын кәфенлеккә төреп җирләүдән ояла, табутка өстенлек бирә. Ана телен, динне белмәсә дә, алар үзләрен татар дип саный.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми сәфәр белән Сахалинда булганда андагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән дә очрашты. Әлеге очрашуда булган “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова сүзләренчә, Татарстан белән Сахалин арасындагы килешү инде 1992 елда ук имзаланган булган. Үткән елны өлкәгә яңа губернатор итеп Олег Кожемяко билгеләнгәч, алар бу килешүне яңартуны сорап мөрәҗәгать иткән. Менә бу көннәрдә Миңнехановның сәфәре вакытында әлеге документ имзаланды. Бу документ Сахалин татарларына нәрсә бирә соң? Вәлитова әйтүенчә, Сахалинда Татарстанда җитештерелгән әйберләр бөтенләй юк икән.

“Безгә хәләл итләр һәм башка хәләл ризыклар кирәк. Мәдәни бәйләнешләр булуы да бик мөһим, чөнки Татарстаннан җырчылар елына бер тапкыр Сабантуйга гына килә. Бу безне канәгатьләндерми. Татарстан Габдулла Тукай һәйкәлен яки скверын булдырырга ярдәм итсен иде. ТНВ каналын карыйбыз инде, "Ана теле" проекты нигезендә татар телен өйрәнәбез. Узган ел губернатор тел өйрәнү өчен безгә махсус бүлмә бирде. Әлбәттә, 12 квадрат метр кечкенә инде... Аннары Корея кебек Татарстан да безгә студентларны тәҗрибә тупларга җибәрсен дип сорадык. Алар балалар белән йөреп телне, гореф-гадәтләрне өйрәтерләр иде. Очрашуда нигездә шушы мәсьәләләр күтәрелде.

Гомумән, яңа губернатор килгәч, безнең күп кенә мәсьәләләр хәл ителде. Губернатор: “Үз рестораныгызны ачсагыз, җир бирәм, ярдәм итәм”, диде. Сәүдә йорты төзи аласыз, дип тә әйтте.

Очрашуда катнашучылар Миңнеханов белән. Сулдан өченче - Зәкия Вәлитова
Очрашуда катнашучылар Миңнеханов белән. Сулдан өченче - Зәкия Вәлитова

​Безгә мәчет кирәк, өч тапкыр инде җир бүлгәннәр иде, әмма татар бабайлары әлеге җирне һич куллана алмадылар. Шулай итеп ул җир белән мәсьәлә хәл ителмәде. Менә хәзер Тәлгать Таҗетдин җибәргән яшь имам - Җамал хәзрәт (Артем Гарифуллин) бар. Бер гыйбадәт йорты бүлеп бирделәр, әмма бу мәчет түгел. Хәзер бу төп мәсьәлә булып тора.

Узган елны без губернаторга мөрәҗәгать иттек. Мәетләрне юу өчен урын һәм мөселман зираты сорадык. Бу гозерне искә алдылар. Хәзер зиратта мөселман өлеше бар, шулай ук мәетләрне юу өчен махсус бина бирделәр. Элек төрле моргларга ялынырга туры килә иде. Анда санитар кәгазьләре таләп итәләр. Башка урыннарда исә акча сорыйлар.

Җирләгәндә дә урын өчен 20 мең сум түләргә туры килә иде, чөнки безгә, мөселманнарга кабер казыганда кыйбланы истә тотарга кирәк, башкача казу сәбәпле, урынны гаилә зираты кебек сатып алырга туры килә. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителде. Татарлар әле бу якларга сугышка кадәр килеп Сахалин икътисадын күтәргәннәр. Шуңа да карамастан, хәтта зиратлары да булмаган”, ди Вәлитова.

Ул яшь буынның татар телен, гореф-гадәтләрне белмәүләрен бүгенге көннең иң зур проблемы дип саный.

“Икенче буын татарлар әле бераз белә, ә өченче, дүртенче буын инде хәтта әби-бабайларын кәфенлеккә төреп җирләргә дә ояла. Табутта күмик, диләр. Узган елны тумышы белән Башкортстаннан булган бер әбинең мәетен оныгыннан тартып алып диярлек кәфенлеккә төреп җирләдек, чөнки әбинең шундый васыяте бар иде. Оныгы табутта җирләргә теләде.

Яшьләр әбиләренең табутка салып җирләнүен, әмма шул ук вакытта дога да укылуын телиләр. Бик авыр. Әле “поминкалар” да уздырабыз, диләр. Әлбәттә, гореф-гадәтләрне, динне әбиләр үзләре оныкларына өйрәтмәгән булып чыга инде. Гомумән, татар балалары ислам динен бөтенләй белми.

Шуңа да карамастан, ана телен, динне белмәсәләр дә, алар үзләрен татар дип саный.

“Катнаш никахлар бик күп. Хәзер бу якларга армиягә хезмәт итәргә татар-башкорт егетләре килә, ниндидер яңа сулыш, ичмасам. Шуңа да шатланабыз. Татарларны бөртекләп җыябыз. Аларга милләтегездән оялмагыз, горурланыгыз, дибез.

Хәзерге вакытта рәсми саннарга караганда, өлкәдә 5 мең татар яши, әмма узган елны без социологик сораштыру уздырдык һәм 30 меңләп татарны ачыкладык. 5 мең генә татар кайдан алынгандыр ул?" ди Вәлитова.

XS
SM
MD
LG