Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Татар хәрәкәтенә көн күрсәтмәгән Кремль чит ил сепаратистларына миллионнар бирә


"Милләтләр диалогы" конференциясе Мәскәү Кремле янындагы "Ритц-Карлтон" отелендә үтте

"Милләтләр диалогы" конференциясе Мәскәү Кремле янындагы "Ритц-Карлтон" отелендә үтте

Кремльның чит илләрдән чакырып китергән сепаратистлар җыены быел бәйсезлеккә омтылучыларның хокук яклау чарасы дип аталды. Рәшит Әхмәтов илнең үзендә патша Русиясе заманыннан бирле милли хәрәкәтләр бастырыла килүен әйтә.

Узган якшәмбедә Мәскәүнең кыйммәтле "Ритц-Карлтон" отелендә "Милләтләр диалогы. Халыкларның үзбилгеләнү хокукы һәм күпкотыплы дөнья кору" дип аталган конференция узды. Анда Молдова, Испания, АКШ, Британия, Украина һәм башка илләрнең сепаратистлары катнашты.

Конференцияне оештыручы "Русиянең глобальләшүгә каршы хәрәкәте" җитәкчесе Александр Ионов сүзләренә караганда, узган ел экспертлар чарасы булса, быел ул хокук яклау чарасы дип билгеләнде. Ягъни бәйсезлеккә омтылучы халыкларны якларга кирәклеге әйтелде һәм моның өчен хәтта Русия президенты 3,5 миллион сумлык грант та бүлгән.

Шул ук Ионов былтыр бәйсезлеккә омтылучы татарларны глобальләшүгә каршы сепаратистлар белән бутарга ярамый дигән иде. Русиядән бәйсезлек алырга теләүчеләр, Ионов әйтүенчә, Көнбатыш акчасына эшләүчеләр.

2013 ел ахырында Путин имзалаган сепаратизмга каршы канун нигезендә активистлар бастырылып килә. Татар активисты Рәфис Кашапов интернетта Кырым аннексиясенә каршы язмалары өчен сепаратизмда һәм нәфрәт таратуда гаепләнеп өч ел колониягә хөкем ителде.

Казандпгы журналист Рәшит Әхмәтов әйтүенчә, Русияне юкка халыклар төрмәсе дип атамаганнар. Патша Русиясе заманыннан бирле милли хәрәкәтләр бик рәхимсез рәвештә бастырыла килгән.

“Бүген дә милли хәрәкәт вәкилләренә - язучы Айдар Хәлимгә карата мәхкәмә бара, Фәүзия Бәйрәмова ике тапкыр хөкемгә тартылды. Кырымтатарларга карата барган эзәрлекләүләрне дә беләбез.

XXI гасырда үзара файдалы хезмәттәшлеккә омтылу заманында бу бераз гаҗәп. Британиянең Европа берлегеннән чыгуына Русиядә ничек шатландылар. Бу - бүлгәлә һәм идарә ит сәясәте.

Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтов

Әлбәттә, каталаннар да, басклар да референдум нигезендә ниндидер дәүләттән аерылып чыгарга хаклы дип саныйм. Русия үзен цивилизацияле ил дип саный икән, шулай ук милләтара мәсьәләләрне җайлауны хәл итәргә тиеш. Аерым алганда, Татарстан белән Русия арасында 2017 елда озайтылачак шартнамәдә федератив мөнәсәбәтләр истә тотылуы зарур. Татарстаннан капиталларны чыгаруны чикләргә кирәк, Русия Думасы Татарстанда президент атамасын калдыру-калдырмауны да хәл итәргә тиеш түгел. Латинга күчүгә килгәндә дә, ул хәзер хәтта ватанга хыянәт дәрәҗәсендә кабул ителә. Шуңа Мәскәүгә икеяклы стандартлардан баш тартырга кирәк.

БДИга килгәндә, хәтта Советлар берлегендә дә имтиханнарны милли телләрдә бирү тыелмады. Бу патша Русиясе сәясәтенә кире кайту”, ди Әхмәтов.

Ул бүгенге көндә күпләр Татарстанның бәйсезлеген ныгыту яклы, әмма урамнарга чыгу заманы узды дип саный.

“Татар милли хәрәкәте вәкилләренең күбесе бизнеска, мәдәният өлкәсенә китте. Ниндидер хисләргә бирелеп хәрәкәт итү бетте. Рәсми дәүләт һәм халык дәүләте бар. Тыштан караганда, активлык кимегән кебек, әмма ул тирәндәрәк ята. Хәзер аерым-аерым тармакларга бүленеп эшләү артты. Мисал өчен ана теле, мәдәният үсеше һәм башка өлкәләрне үстерүгә игътибар бирелә. Потнециаль мөмкинлекләрне туплау бара һәм бу бик кирәк этап. Аннан башка гына булмый”, ди Рәшит Әхмәтов.

Узган елны әлеге чарага татар вәкилен кертмәгәннәр иде. Мәскәүдә яшәүче татар активисты Мөхәммәт Миначев сепаратистлар җыенына үз тәкъдимнәрен әзерләп барган булса да, аны ишек төбеннән борып җибәрделәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG