Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:37

Театрлар миллилектән кача – алар дәүләт планын үти


"Шомбай-fest" фестивале ачылышы, 26 сентябрь 2016

"Шомбай-fest" фестивале ачылышы, 26 сентябрь 2016

Казанда "Шомбай-fest" курчак театрлары фестивале дәвам итә. Биредә Русиядән һәм чит илләрдән 14 театр катнаша. Театрларның күпчелеге милли республикалардан булса да, милли телләрдә спектакльләр юк диярлек. Татар театрларның урыс теленә күчеп бару мәсьәләсендә түрәләр куркыныч күрми, алар моны план үтәү белән аңлата.

Казанда узган "Шомбай-fest" курчак театрлары фестивале тарихы зур түгел, ул әле икенче тапкыр гына уза. Әмма аңа игътибар зур. Моңа катнашучыларның география киңлеге дәлил. Быел Русиядән һәм чит илләрдән 14 театр катнаша. Беларус, Төрекмәнстан, Башкортстан, Саха-Якутия, Чуашстан, Кырым республикаларыннан иҗади төркемнәр, Белгород, Екатеринбур, Самар шәһәрләре дә иң яхшы спектакльләрен алып килгән. Татарстанны “Әкият” һәм Чаллы шәһәре курчак театры тәкъдим итә.

Театрларның күпчелеге милли республикалардан булса да, милли телләрдә спектакльләр юк диярлек. Бары Төрекманстан белән Беларус театрлары гына сәхнәдән үз халыкларының туган телләрен яңгыратырга булган. Калган әсәрләр – урыс телендә. Чуаш театры алып килгән спектакль исә сүзсез тамаша.

Башкорт белән чуашта хәлләр ничек?

Азатлык милли театрлар ни өчен милли телне үз итмәүне фестиваль кунакларыннан белеште. Башкортстандагы башкорт дәүләт курчак театрының 80 еллык тарихы бар. Биредә урысча да, башкортча да спектакльләр куела. Башкорт дәүләт курчак театры директоры Альберт Имаметдинов урыс телендәге тамашаларга халыкны җыюы җиңелрәк, ди.

Альберт Имамутдинов

Альберт Имамутдинов

“Репертуарыбыздагы “Алтынчәч” спектакле “Башкорт телен өйрәнәбез” махсус програмы кысаларында иҗат ителде, шуңа ул башкортча та, урысча да уйнала. Тамашаның урыс телендәгесен алып килдек, чөнки бу – фестивальнең шарты. Фестиваль сәхнәсендә урысча уйнау кулайрак, чөнки урыс телендә булса тамашачыны җыюы җиңелрәк.

“Башкорт телен өйрәнәбез” дигән программ нигезендә дәүләт театрга зур булмаган субсидия дә бирә. Сезонга бер башкорт телле спектакль чыгарабыз. План нигезендә дүрт спектакль эзерләү торса, берсе башкортча була, ягъни репертуардагы әсәрләрнең 25 проценты милли телдә”, дип сөйләде Альберт Имамутдинов.

Чуашларда да шул ук хәл. Чуаш дәүләт курчак театры директоры Елизавета Абрамова репертуадагы тамашаларның чиреге чуаш телендә ди.

Елизавета Абрамова

Елизавета Абрамова

“Репертуарыбызның 25 проценты чуаш телендә. Актерлар төркеме кушылган, чуаш яисә урыс актерларына бүленмәгән. Аларның барысы да чуаш телен белә. “Куян, Төлке һәм Әтәч”, “Чебен гөмбәсе” кебек спектакльләр ике телдә бара. Әмма тамашачыларның күпчелеге урыс телендәге спектакльгә заказ бирә. Үз телләрен белергә теләмәгәннән түгел, халыкның катнаш яшәвенә бәйле бу хәл. Районнарга чыксак, анда татарлар, урыслар, мари һәм чуашлар да яши, шуңа русча уйнарга сорыйлар. Әммә без һәрвакыт чуаш телен элемент буларак кертеп җибәрәбез. Берәр чуаш җыры була, мәсәлән, бу колоритны саклар өчен кирәк", ди Абрамова.

Кырымда бердәнбер дәүләт курчак театры бар. Кырымтатар телендә алар тамаша куймый. Репертуарда урыс телле әкиятләр генә.

Ник татар "Әкияте" урысча "сказка"ларны ярата?

Татарстанда исеме татарча матур яңгыраган "Әкият" татар дәүләт курчак театры бар. Коллектив яңа мәһабәт бинада иҗат итә. Әмма татар телендәге тамашалар бик сирәк оештырыла. Шуңа татар спектакльләре алдыннан еш кына кассаны тамашачылар сырып ала, Яңа ел каникуллары вакытында билет сатып алам димә. Шулай булуга карамастан "Әкият" татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова татар телле тамашалар популяр түгел дип әйтә.

Роза Яппарова

Роза Яппарова

“Безнең театр Идел буе республикалары арасында шуның белән аерылып тора – ул нигез салынганнан бирле ике телдә эшли. Репертуардагы 33 спектакльнең 11е – татар телендә. Яңа ел алдынан татарча чыршы бәйрәмнәре уздырабыз – 40 бәйрәмнең тугызы татарча оештырыла.

Казанда бары унтугыз мәктәп кенә татар телендә эшли. “Камыр батыр”га 63 билет сатылды. Директор буларак яхшы беләм: татар спектакльләренә билетлар авыр сатыла. Сатылса, бик яхшы! Без татарча уйнарга каршы түгел.

Татар спектакленә залны тутыра алсалар, билет сатучыларга 5 процентлы өстәмә акча түлибез. Идел буенда без эшләгән кебек эшләүче театр юк. 33 спектаклнең унбере татар телендә икән, бу – 30 процент дигән суз.

"Әкият" татар төркеме театрга нигез салынганнан бирле аерым яши һәм эшли, һәм чиста татар телендә уйный. Ниндидер тел катнаштырып уйнауны кабул итмим. Татар ТЮЗы, мәсәлән, кайбер спектакльләрдә тел катнаштыра – яртысы татарча, яртысы русча. Уйнасаң йә татарча яисә урысча гына уйнарга кирәк”, дип аңлатты ул.

Кемдер татарча, кемдер урысча

Татарстандагы башка театрлар да балалар өчен тамашалар куя. Әмма аларның да күбесе шулай ук урыс телендә уйнауны кулай күрә. Бары тик Камал театры гына бу мәсьәләдә катгый тора. Алар тамашачы җыеламы, билетлар сатыламы-юкмы дигәнгә карамый, татар театры татар тамашачысына хезмәт итәргә, аны бәләкәйдән үк тәрбияләргә тиеш дигән принциптан эш итә. Бер тамашачы гына калса да, татарча уйнаячакмын дигән Тинчурин театры, урысча белем бирүче мәктәпләрдә дә татарча уйнаучы Кариев театры да бар. Әтнәдә дә татарча гына уйныйлар.

Камал театры тамашасы

Камал театры тамашасы

Ә менә, мәсәлән, Буа дәүләт драма театры балалар өчен өч спектакль әзерләгән. Икесе урысча, берсе урысча-татарча. Аның мөдире Раил Садриев: "Балалар урыс мохитендә үсә. Мондый шартларда телисеңме, теләмисеңме бала урысча уйлый башлый. Театр гына телне коткарып кала алмый", дигән фикердә.

Минзәлә Татар дәүләт драма театрында да балалар өчен куелган дүрт спектакльләр алмаш-тилмәш Тукай белән Пушкин телләрендә бара. Театр мөдире Роберт Шәймәрданов: "Безнең татар артистлары мәктәпләргә Тукай әсәре белән керә алмый. Шуңа күрә без икенче юллар эзләргә мәҗбүр – артистларны урысча өйрәтеп, Мари Иле, Башкортстан, Киров, Оренбур өлкәләренә спектакльләр белән чыгабыз. Анда безне шатланып каршы алалар, тагын килегез дип әйтеп калалар. Нишләп татар артисты урысча өйрәнеп чит республика, өлкәләрдә уйнап йөрергә тиеш? Мәгариф өлкәсендәге мөшкел хәлләр безнең дә тез астына китереп суга", дип аңлата ул.

Әлмәт драма театрында балалар өчен җиде спектакль куелган. Шуларның берсе чеп-чи урысча, калганнары шулай ук татарча-урысча. Чаллы театры репертуарында дүрт спектакле бар, икесе – урыс телендә, икесе татарча-урысча.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламов театрларның телгә карашы иҗат коллективларның җитәкчелегенә дә, илдә барган милли сәясәтенә дә бәйле дип аңлата.

Нияз Игламов

Нияз Игламов

"Бурятиядә соңгы елларда урысча уйнаганнар. Яңа җитәкче килгән һәм ул театрда спектакльләр фәкать бурят телендә уйналачак, ди. Бурят теле ЮНЕСКОның юкка чыга барган телләр исемлегенә дә эләккән, ә мондый авыр чакта, әлбәттә инде, бөтен өмет театрда була.

Саха театры бары тик үз телендә генә уйный. Башкортлар балалар өчен урысча уйнауны кулайрак күрә. Дөрес, театрларның иҗат төркемнәре моның дөрес түгел икәнлеген аңлый, җитәкчеләр дә аңлый, әмма аларга саннар белән эш итәргә кирәк. Дәүләт планын үтим дисәң, елына ике премьера әзерләргә, аларны кимендә 100 кеше карау кирәк. Зарлана-зарлана урысча уйнарга мәҗбүр. Бу – дәүләтнең ачык милли сәясәте булмаудан килә. Театрларны гаепләргә кирәкми", ди ул.

План үтәлә икән, шул җитә!

Азатлык милли театрларның урыс телендә уйнарга мәҗбүр булуын ни белән аңлатып була дигән сорауны Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камаловага бирде.

"Беренче чиратта театраль тауарны алга сөрү мәсьәләсе тора. Әгәр Буа һәм Минзәлә театрлары кайбер әсәрләрен урысча куя икән, бу алар үз театрларын зуррак аудиториягә танытасылары килүдән һәм башка телдә сөйләшүче балаларны да театр сәнгатенә якынайту өчен эшли. Шулай да татар әдәби телен, урыс әдәби телен пропагандалау да, мөгаен театрлар өчен мөһим мәсьәләдер. Театр, беренче чиратта, мәдәни агарту мәсьәләсен күтәрә. Икенчесе сорау – тел мәсьәләсе. Шул телдәге аудиториягә генә хезмәт итү – ул бер мәсьәлә. Киңрәк аудиторияне мәдәни агарту бурычын куябыз икән – моның да бернинди хилафлыгы юк. Татарстанда татар тамашачысы өчен дә чаралар җитәрлек. Әлегә без тел мәсьәләсендә өстән генә йөзүне кулай күрәбез. Бүген план үтәлә, иртәгә күз күрер.

"Шомбай-fest" курчак театрлары фестивале 30 сентябрь тәмамлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG