Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Әхмәтов Думада депутат булудан баш тартты


Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Ул Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында кала.

Татарстанда "Бердәм Русия" фиркасе исемлегендә икенче торучы республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Дума мандатыннан баш тартты, бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Марат Әхмәтов Татарстан хөкүмәтенең иң тәҗрибәле һәм абруйлы әгъзаларының берсе. Аның тәҗрибәсе һәм белеме Татарстанга кирәк, шуңа да ул үзе эшен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында дәвам итәчәк дигән карар кабул ителде", дип белдергән Рөстәм Миңнеханов.

"Бердәм Русия" фиркасе исемлегендә беренче торган Миңнеханов та Дума мандатыннан баш тарткан иде.

Марат Әхмәтовның бу карары көтелмәгән булды.

Берничә көн элек Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Думада “югары урыннарга үзебезнең кешеләрне төртергә тырышырбыз,” дигән сүзләр әйткән иде. Ул Марат Әхмәтов бәлки Дума рәисе урынбасары булыр дигән өмет тә белдергән иде.

XS
SM
MD
LG