Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:18

Полициядә эшләү җиһадка тиңме? Коръәнгә яңа тәфсир кирәкме? ДАИШ таралгач ни була? Радикальләшү факторлары нинди? Русия, Мисыр, Лүбнән, Гыйрак, Сүрия галимнәре бу хакта 28 сентябрьдә II Халыкара ислам конференциясендә фикер алыштылар.

Татарстан диния нәзарәте белән Коръән һәм сөннәтне өйрәнү үзәге Корстонда уздырган конференция былтыргысы кебек үк радикальләшү һәм террорчылыкка каршы тору темасына багышланган иде. Темасы "хәрби тематика белән бәйле Коръән аятьләрен заманча тәфсирләү" дип билгеләнгән иде.

Мөфти Камил Сәмигуллин үзенең сәламләү чыгышында ДАИШны (аны "Ислам дәүләте" оешмасы дип тә атыйлар) тискәре сыйфатларны җәлләмичә ялкынлы тәнкыйть утына тотты. Хәзрәт Утыз Имәни дә китергән Әбү Хәнифәнең сүзләрен яңгыратты: остазсыз Коръәнне өйрәнергә ярамый. "Җәһелләр динне бетерәләр, моны бөтен җирдә күзәтергә була", диде мөфти.

Ике төрле җиһад бар

Конференция модераторы, Коръән һәм сөннәтне өйрәнү үзәге мөдире Фәрид Сәлман чыгышын җиһад төшенчәсенә багышлады. Галим җиһадның икегә бүленгәнен онытмаска кирәклеген әйтеп узды: бөек җиһад һәм кече җиһад. Аның сүзләренчә, бөек җиһад - ул үзеңнең начар сыйфатларың, нәфсең белән көрәшү яки җәмгыятькә файдалы эш эшләү. Гыйлем алу, ата-аналарны хөрмәт итү, өлкәннәргә ярдәм итү, күперләр һәм башка инфраструктура төзү, фәкыйрьлек белән көрәшү, полиция, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләү һәм башка күп кенә гамәлләрне бөек җиһадка кертә галим. Кече җиһад исә кайбер мәсьәләләрне көч белән чишү. Исламда сугыш саклану чарасы гына була ала, аны агрессия чарасы буларак кулланырга ярамый, ди Сәлман.​

Ислам дөньясы радикаллар аркасында артта кала

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Батров радикалларның барлыкка килүе аркасында гомумән ислам дөньясының артта калу мәсьәләсенә кагылып узды. Аның сүзләренчә, радикальләшү гыйлемсезлек белән тыгыз бәйле.

"Элек ислам дөньясы толерантлык һәм үзара хөрмәт үзәге иде. Мәсәлән, Бәйт әл-Хикмәдә (IX гасырда Багдадтагы академия - ред.) мәҗүси галимнәрнең хезмәтләрен тәрҗемә иткәннәр. Кызганыч, бүген ислам дөньясында фән өлкәсендә алга китү күзәтелми. Кайбер илләр дөньяга айфоннар, фейсбук, космос кораблары бүләк итсә, мөселман илләре дөньяга ДАИШ бүләк итте", диде Батров. Моны ул колониаль хәрәкәтнең нәтиҗәләре белән дә бәйләде.

Экстремизм һәм радикальләшүгә Коръән аятьләрен дөрес итеп аңламау китерә, ди Лүбнәннән килгән Коръән гыйлеме профессоры Шәех әл-Курра. "Пәйгамбәр заманында хәрби гамәлләр бары тик мәҗүсиләрдән саклану өчен алып барылган, агрессия өчен түгел. Бүгенге көндә радикаллар алып барган хәрби гамәлләр бер ничек тә исламның сугыш традициясенә туры килми", диде ул үзенең чыгышында.

ДАИШ - ул секта

ДАИШ - ул уйлап чыгарылган секта, дип сөйләде әл-Курра. "Ислам бүгенге көнгә кадәр алып килгән барлык яхшылыкны, яктылыкны ул ике ел эчендә юк итте. Ул әзрәк яшәячәк, ә аннан кинәт бетеп куячак. Ләкин аннан соң да башка секталар барлыкка килергә мөмкин. Аларга чик куярга кирәк", ди ул. Галим сүзләренчә, хәзерге вакытта Коръәнгә яңа тәрҗемә, бүгенге шартларга яраклаштырылган яңа тәфсир кирәк. Моның белән мөфти Камил Сәмигуллин да килешә. Хәзрәт хәбәр иткәнчә, якын киләчәктә мөфтият русча һәм татарча тәфсир чыгарырга җыена.

Радикальләшү факторлары

Татарстан фәннәр академиясенең исламны өйрәнү үзәге җитәкчесе Ринат Патеев ДАИШ кебек оешмаларга кеше җәлеп итү юлларын санап китте. Мәсәлән, мөселманнарга вәгъдә ителгән җәннәт, хур кызлары төшенчәсе белән манипуляция ясау. Шулай ук тәкъдир факторы, янәсе бар нәрсә алдан ук язылып куелган һәм кешенең "Аллаһ юлында шәһит" китүе дә алдан язылган. Бу аларга җинаять өчен җаваплылыкны төшергән кебек була, ди галим. Шәһәргә килгән авыл кешеләре социо-мәдәни шок кичерә, үзенә урын табалмыйча радикал агымнарга иярә, дип сөйләде Патеев. Галим яшьләр факторын да искә алды: төпле эш яки шөгыле булмаган, гаилә коралмаган 25-30 яшьтәгеләр еш кына радикальләшә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG