Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "хәләл" интернет сайт барлыкка киләчәк


Марат Низамов
Марат Низамов

Әлеге эзләү сайты ислам таләпләренә туры килгән сайтларны гына табачак һәм мөселманнар интернетка кергәч теләсә нинди чүп-чарга юлыкмый гына эшли алачак диелә.

Татарстанда тиздән ислам таләпләренә туры килгән сайтларны гына эзләп табучы "хәләл" интернет-сайт барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстанның Хәләл комитеты башлыгы Марат Низамов белдерде.

“Хәләл” сертификатлаштыруы яңадан-яңа өлкәләрдә эшләп карый. Хәзер без интернет-сайтларны сертификатлаштыру белән шөгыльләнергә җыенабыз. Бу мөселманнар интернетка кергәч теләсә нинди чүп-чарга юлыкмый гына мәгълүмат алсыннар, эшләсеннәр өчен уйлап чыгарыла”, ди Марат Низамов.

Низамов сүзләренчә, Татарстанда өр-яңа IT-проект булдыру да күз уңында тотыла. “Электрон көтү” дип аталган бу проект ярдәмендә Татарстанда сатылган ит турында бөтен мәгълүматны алырга мөмкин булачак. Моның өчен бозауларга чип кертеләчәк, һәм сатып алучы кибеттә смартфон аша итнең каян килгәнен, терлекнең ничек үстерелгәнен, нәрсә ашаганын һәм ничек чалынганын белә алачак.

Былтыр Татарстанда мөселманнарга эш эзләү Halal Work сайты һәм смартфоннар өчен кушымта эшли башлаган иде. Сайтта кредит бирүче, хәмерле эчемлекләр һәм тәмәке җитештерүче ширкәтләр теркәлә алмый. Проектны оештырган Айрат Касыймов, сайт мөселманнарның хәлләрен күпкә җиңеләйтәчәк, дигән иде.

XS
SM
MD
LG