Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Башкортстан мөселман җитәкчелеге Грозный фәтвасы белән килешми


Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте Чечня башкаласы Грозныйда Русия мөселманнары өчен чыгарылган фәтвага ризасызлык белдерде. Нәзарәт вәкиле Айнур Арысланов республика мөселманнары өчен бу мәсьәләдә аерым фәтва кирәк диде. Грозный фәтвасын кабул итүдә катнашкан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Азатлык соравына җавап биреп аны зур казаныш буларак бәяләгән иде. Фәтваның нигезендә суфичылык ята, ә шул фәтвада каралган төшенчәләргә туры килмәгән мөселманнар сектант һәм экстремист дип игълан ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG