Accessibility links

Фәрит Зәйниев: Татарстан рәсми порталындагы 277 сайтның 102се генә татар телендә


Фәрит Зәйниев
Фәрит Зәйниев

Татарстанның рәсми порталында татартелле сәхифәләргә керүчеләр саны рустеллеләргә караганда йөзләрчә мәртәбә кимрәк диделәр Казанда узган татар интернеты үсеше турындагы матбугат очрашуында.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге башлыгы Фәрит Зәйниев Казанда узган матбугат очрашуында белдергәнчә, Татарстанның рәсми порталы tatarstan.ru'га 277 сайт кергән, ләкин шуларның 102сенең генә татар телендәге варианты бар. Аларга да керүчеләр саны аена бер мең тирәсе генә. Ә рус телендәгеләрен 300 меңнән артык кеше карый. Биредә күпчелек сайтларның төп версиясе урыс телендә ачылуын да исәпкә алырга кирәк.

Фәрит Зәйниев, без бөтен оешмаларга да техник яктан тигез мөмкинлекләр бирәбез, ди. Порталда татар телендә дә, рус телендә дә бернинди киртәләрсез мәгълүмат урнаштырып була. Ләкин күпләр татар вариантын бөтенләй ясамый, яки аны тулысынча ясап алып бармыйлар. Зәйниев моның сәбәпләрен анык кына аңлатып бирә алмады, бәлки, финанслау җитмәгәнлектәндер диде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы вәкиле Рашат Якупов моны бары тик актив позиция белән генә җиңеп булырга мөмкин дип белдерде. Халыкның да, журналистларның да хатлар язып татар телен куллануны таләп итүе кирәк ди ул.

"Татнетны үстерү фонды" башкарма мөдире, "belem.ru" проекты авторы Раил Гатауллин “без берничә ел министрлыкларга сайтларын тәрҗемә итүдә ярдәм иткән идек, ләкин бу тукталды”, диде. Аның фикеренчә, дәүләт оешмалары матбугат хезмәтләренә ике телне дә яхшы белгән кешеләрне алырга тиеш, инде дә булмаса, чит оешмаларга мөрәҗәгать итәргә була. Гатауллин дәүләт оешмалары татар телендәге сайтларга тәрҗемә ителгән яңалыкларны гына түгел, баштан ук татар телендә язылган мәгълүмат та куйсын иде ди. “Минем хыялым – рус телле сайтларның татар телле сайтлардан тәрҗемә итүе”, ди “belem.ru” җитәкчесе.

29 сентябрьдә “Татар интернеты кулланылышы мәсьәләләре” темасына багышланган әлеге матбугат очрашуында татар сайтларының үсеше, проблемнары, .tatar доменының язмышы турында да фикер алышу булды.

XS
SM
MD
LG