Accessibility links

Казанда "Хизб ут-Тәһрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән сигез кеше тоткарланган


Тоткарлау вакытында
Тоткарлау вакытында

Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, арендалаган фатирларда җыелышлар үткәреп, анда дин тотучыларны террор оешмасында катнашырга күндергәннәр.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы махсус чара вакытында Казанда мөселманнарны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами" оешмасына керергә өндәүдә шикләнелгән сигез кешенең тоткарлануын белдерде. Алар 2013 елның декабреннән 2016 елның июненә кадәр Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә һәм Казанда арендалаган фатирларда җыелышлар үткәреп, анда дин тотучыларның аңына тәэсир итеп, мөселманнарны террор оешмасында катнашырга күндергәннәр диелә. Тикшерү барышында экстремистик әдәбият табылуын да белдерә министрлык.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, тоткарланганнар Җинаять кодексының 205нче маддәсе нигезендә террор оешмасы төзүдә һәм аның эшчәнлегендә катнашуда шикләнелә.

Шикле кешеләр арасында Едгоржон Абдумуминов, Илнар Вәлиуллин, Камилә Михайлова, Марат һәм Ренат Шаммасовлар, Марат Дәүләтшин, Зөлфәт Сафин һәм Булат Мәхмүтов атала.

Абдумуминовтан кала берсе дә җинаятькә катнашуларын танымаган. Мәхкәмә аны өй сагында калдырды, ә калганнарын кулга алу карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG