АКШ һәм Германия Русия белән Сүрия хәрби һава көчләренең Хәлеб шәһәренә "вәхшиләрчә" һөҗүмнәрен хөкем итәләр. Бу хакта АКШ президенты Барак Обама һәм Германия канцлеры Ангела Меркель телефоннан сөйләшкәндә белдергән.
"Сүрия хөкүмәте һәм аның беректәше Русиягә Сүриядә атышларны туктатуда аерым җаваплылык йөкләнә”, диелә Ак йорт белдерүендә.
Обама белән Меркель илдә тынычлык урнаштыруда, БМО һуманитар оешмасы хезмәткәрләренә камап алынган шәһәр һәм авылларга керү мөмкинлеге бирүдә төп җаваплылык Мәскәү белән Димәшк өстендә ди.
АКШ һәм Германия җитәкчеләре шулай ук Украинага кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар. Обама Франция белән Германиянең Норманд төркеме кысаларында Мински килешүләрен тулысынча үтәү юлларын эзләүдә теләктәшлек белдергән.
Обама һәм Меркель ике якны да атышларны туктату турындагы килешүне үтәргә, халыкара күзәтүчеләргә бәрелешләр булган җиргә бернинди чикләүләрсез керү мөмкинлеге бирергә чакыра.