Русия тышкы эшләр министрлыгы чит илләрдәге русияләрне бу җомгада аеруча сак булырга чакыра һәм җәмәгатьчелек урыннарына бармаска өнди. Бу Русия һәм аның ватандашларына Хәлебтәге хәрби гамәлләр өчен үч алу максатыннан оештырылырга мөмкин һөҗүмнәрдән кисәтү диелә министрлык сайтында.
"Мәскәүдә кайбер оешмаларның, шул исәптән ислам оешмаларының 30 сентябрьдә "Бөтендөнья нәфрәт һәм ризасызлык көне" үткәрергә әзерләнүенә игътибар иттеләр. Әлеге чара Хәлебтәге хәрби гамәлләргә каршы юнәлтелгән", диелә хәбәрдә.
Чит илдә булучы яисә анда яшәүче русиялеләргә саклык чаралары күрергә, аларның иминлегенә янарга мөмкин булган чараларга бармаска киңәш ителә белдерүдә.
Хәлебкә теләктәшлек белдерү йөзеннән җомга “Нәфрәт көне” уздыру тәкъдиме белән Катар шәһәрендә урнашкан Халыкара мөселман галимнәре берлеге чыккан.
Хәлебтәге хәрби бәрелешләр 19 сентябрьдәге тынычлык турындагы АКШ белән Русия арасындагы килешү өзелгәч яңадан башланды. Сүрия хөкүмәте гаскәрләре Русия ярдәмендә шәһәрнең көнчыгышын бомбага тотты. Кайбер мәгълүматларга караганда, бер атна эчендә генә дә 250 кеше һәлак булган, йөзләрчә кеше яраланган.