Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада укучыларның "Җанлы сүз" бәйгесенә йомгак ясалды


Уфада республика мәктәпләрендә укучы яшь иҗатчылар бәйгесе йомгакланды. Бәйгедә 250ләп укучы катнашты.

Башкортстан дәүләт университетында “Җанлы сүз-2016” бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгегә эшләр интернет аша кабул ителде. 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфта укучыларның эшләре өч төркемгә бүлеп тикшерелде. 30 сентябрьдәге йомгаклау чарасы алдыннан укучылар белән язучылар, шагыйрьләр, журналистлар осталык дәресләре уздырды.

Номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне дә алар һәм җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре тапшырды. Алар арасында “Кызыл таң” нәшрият йорты җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов, яшь язучылар Дилбәр Булатова, Айдар Зәкиев, шагыйрьләр Илдус Фазлетдинов, Руслан Сөләйманов, Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Максютов, “Берлек”, “Сәхибҗамал” оешмалары җитәкчеләре бар иде. Укучыларны әзерләгән һәм алып килгән укытучылар да бүләксез калмады. Чарада бүләкләүләр студентлар тарафыннан әзерләнгән мәдәни чара белән үрелеп барды.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

Бәйгенең бәяләмә төркеме җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт университеты доценты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина Азатлыкка фикерләрен белдерде: “Җанлы сүз бәйгесе – укучыларның иҗади эш бәйгесе. Ул республика буенча үтә, быел аны икенче тапкыр үткәрдек. Бу бәйге укучы балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм аларны үстерүгә багышланган. Былтыргыдан аермалы буларак, быел катнашучыларның саны күпкә артты, быел 250 укучыдан эшләр кабул иттек. Шулардан алты номинациядә урыннар билгеләдек. Алар: әкият, хикәя, эссе, шигырь, сценарий һәм фәнни мәкалә. Бу материаллар башта дистанцион рәвештә кабул ителә, аннан бәяләмә төркеме әгъзалары аларны укый, тикшерә, шул нигездә бәяләнә, нәтиҗәләре сәхифәгә эленә. Бүген инде без шул нәтиҗәләрне йомгаклау һәм балаларны котлау чарасын уздырдык. Быел 32 район һәм шәһәрдәге 76 мәктәптән 250 бала катнашты. Узган елгыга караганда, сан ягыннан һәм күләм ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да уңай үзгәрешләр бар. Чөнки үткән ел белән чагыштырганда жанр кысаларына якынрак килгәннәр, ул кысалардан бик читкә чыккан эшләр күренмәде. Бу чараның кирәклеген берничә юнәлеш белән аңлатырга була. Иң беренче чиратта, бу укучыларның да, укытучыларның да эшләрен мотивлаштыру, ягъни әһәмиятен арттыру белән бәйле. Аларга бүгенге катлаулы чорда телне саклау, телне үстерү, телне укытуга безнең дә ярдәмебез булсын дип оештырдык. Чөнки бала өчен үз эшенең нәтиҗәсен күрү мөһим. Татар теле һәм әдәбиятыннан да үзеңнең мөмкинлегеңне күрсәтергә, үзеңне ачарга мөмкин булуын аңларга һәм тоярга тиешләр. Шуның өчен балалар да, укытучылар да актив атнаша дип уйлыйм. Киләчәктә дә шул активлык югалмасын иде. Чөнки татар теле һәм әдәбиятын укучы балалар саны азая бара, мондый чаралар аларны аз булса да тел һәм әдәбият белән бәйләп торырга мөмкинлек бирә.”

Яшь шагыйрь Руслан Сөләйманов
Яшь шагыйрь Руслан Сөләйманов

2015 елда беренче тапкыр “Җанлы сүз” бәйгесе оештырылгач, аның Башкортстанда әдәби алмаш үстерүдә мөһимлеге билгеләнеп, чараны ел саен уздырырга килешенгән иде. Ләкин рухи ярдәмнән башка ярдәм кулы сузучылар бик аз булган. “Берлек” һәм “Сәхибҗамал” оешмаларын искә алмаганда, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте, Башкортстан татар конгрессы, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, Татар иҗтимагый үзәге, Морзалар җыены, Хәзинә һәм башка бихисап татар оешмаларының берсе дә ярдәм кулы сузмаган. Оештыручылар яшь иҗатчылар бәйгесенең киләчәктә традициягә керүенә шик белдерә.

XS
SM
MD
LG