Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 1552 ел шәһитләрен искә алдылар


Казанда Хәтер атнасы башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00

2 октябрьдә Казанда бер төркем татар активисты 1552 елда Казанны яклап һәлак булучыларны догалар укып искә алды. Казан Кирмәне диварлары янында шәһитләр хөрмәтенә куелырга тиешле һәйкәл урынына чәчәк бәйләмнәре дә салган активистлар бу чара белән Хәтер атнасын башлауларын белдерде.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чәчәк салыр алдыннан сүз алып, 1552 елның 2 октябрен иске календарь буенча Казанның яулап алыну көне һәм татар дәүләтенең егылган көне дип бәян итте.

"Бу көнне искә алу безнең изге бурычыбыз. Без, татар милли хәрәкәте буларак, шәһит киткән бабаларыбызга лаеклы һәйкәл куелуын таләп итәбез. Әлеге изге урыннарда бабаларыбыз, милләтен, динен, үзләренең киләчәген яклап башларын салган. Без бүгеннән башлап Казанда Хәтер көне атнасы чараларын башларга булдык", диде Нәбиуллин.

Нәбиуллин быелгы Хәтер көненең вакыты төгәл билгеле булса да, аны уздыру урынының әлегә ачыкланып бетмәвен җиткерде.

"Без Хәтер көнен уздыру өчен Казан шәһәре башкарма комитетына Камал театры мәйданы, Вахитов һәйкәле мәйданы һәм Ирек мәйданнарын тәкъдим иттек. Хәзер алардан җавап көтәбез. Ә көненә килгәндә, Хәтер көне быел да 15 октябрьдә булачак. Бу көннең төп чарасы башка елларда иртәнге якта уздырылган булса, быел аның вакыты көндезге бердә булачак. Моны халыкны Хәтер көненә күбрәк җәлеп итү максатыннан шулай эшләдек", дип белдерде Нәбиуллин.

XS
SM
MD
LG