Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Хәлеб шәһәрендә бәрелешләр дәвам итә


Сүрия җитәкчелеге оппозициядән коралларны ташлап, шәһәрдән китүләрен таләп итә.

Сүриянең кораллы оппозиция һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында Хәлеб шәһәре үз кулларына төшерү өчен бәрелешләр башланды. Сүрия гаскәр җитәкчелеге оппозициядән коралларны ташлап, шәһәрдән китүне таләп итә.

Бәрелешләр Хәлебнең төньягында әл-Шукиф биеклегендә һәм Бустан әл-Баша тирәсендә бара. Хөкүмәт гаскәрләренең һөҗүме Русия һәм Сүрия авиациясе ярдәмендә башкарыла. Алар шәһәрнең көнчыгышына һөҗүм итә, дип яза Associated Press.

Оппозициянең бер вәкиле хәбәр иткәнчә, чарада Лүбнән һәм Гыйрак ватандашлары да катнаша. Аларны байракларыннан танырга мөмкин иде, ди чыганак.

Хәлебтәге хәрби бәрелешләр 19 сентябрьдәге тынычлык турындагы АКШ белән Русия арасындагы килешү өзелгәч яңадан башланды. Сүрия хөкүмәте гаскәрләре Русия ярдәмендә шәһәрнең көнчыгышын бомбага тотты. Кайбер мәгълүматларга караганда, бер атнада гына да 250 кеше һәлак булган, йөзләрчә кеше яраланган.

XS
SM
MD
LG