Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Башнефть" якын араларда "Роснефть"кә сатылырга мөмкин


Килешү бәясе – 325 млрд сум. Әлеге сумманы “Роснефть”тән башка “Лукойл” да түли ала. Ләкин Вагит Алекперов ширкәте бәяне бик кыйбат дип саный.

Русия хөкүмәте “Башнефть”нең дәүләт өлешен бәйге игълан итми генә турыдан-туры сату вариантын карый. Сатып алучы – “Роснефть”, килешү бәясе – 325 млрд сум.

Тагын бер юл бар. “ВТБ Капитал”ның инвестиция киңәшчесе бер атна эчендә ширкәтнең дәүләт өлеше өчен кайсы оешмалар күпме бирергә әзер икәнен сораштырырга тиеш.

“Коммерасантъ” язуынча, 325 млрд сумны “Роснефть”тән башка “Лукойл” түли ала. Ләкин Вагит Алекперов ширкәте бәяне бик кыйбат дип саный.

Медиа язуынча, килешү якын атналарда, хәтта якын көннәрдә төзелергә мөмкин.

“Башнефть”нең 50 процент + 1 хиссәсен “стратегик оешмалар” исемлегеннән чыгару турындагы карарны Владимир Путин 2016 елның 12 маенда имзалаган иде.

1 августта Русия премьеры Дмитрий Медведев “Башнефть”не хосусыйлаштыруны соңрак вакытка күчерү турында карар чыгарды.

“Коммерсант” язуынча, сатуны кичектерү “ЛУКОЙЛ” белән "Роснефть”нең “Башнефть” өчен көрәше нәтиҗәсендә хөкүмәт һәм президент даирәсендә барлыкка килгән каршылыклар аркасында булырга мөмкин. “Башнефть”не сатуның кичектерелүен Башкортостан башлыгы Рөстәм Хәмитов та сораган икән.

XS
SM
MD
LG