Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

Керсти Кальюлайд парламентта тавыш бирү нәтиҗәсендә Эстония президенты булды. Моңа кадәр берничә раунд сайлаулар уңышсыз тәмамлангач, парламенттагы төп фиркаләр Кальюлайдны хуплау турында килеште.

Эстония президенты итеп 46 яшьлек Керсти Кальюлайд сайланды. Ул Эстония башлыгы булып сайланган беренче хатын-кыз.

Кальюлайд намзәтен ил парламентындагы депутатларның яртысыннан күбрәге хуплаган. Аның көндәшләре юк иде. Төп фиркаләр, моңа кадәр берничә раунд сайлау нәтиҗә китермәгәч, Кальюлайдны хуплау турында килеште.

Биолог һәм икътисадчы Керсти Кальюлайд премьер-министр Марта Лаара киңәшчесе булган. Соңгы биш елда Европа Хисап пулатында эшләде. Кальюлайд Эстония президенты Тоомас Хендрик Ильвесны алыштырачак.

Яңа президент биш елга сайлана. Ул Эстония тарихында бишенче, ә 1991 елда бәйсезлек алганнан соң дүртенче президент булачак.

Президент сайлау турындагы канун нигезендә, Эстония башлыгын парламентта сайлыйлар. Ул берничә этаптан тора. 29-30 августта парламентта президент сайлау барып чыкмады. Аннары тагын ике утырыш булды. Җиңү өчен намзәткә депутатларның өчтән ике өлеше (68 таыш) тавыш бирергә тиеш иде. Ләкин анысында да җиңүче булмады.

Соңрак сайлаучылар коллегиясе җыелды. Аңа депутатлардан һәм җирле үзидарә вәкилләреннән 335 кеше керә. 24 сентябрьдәге утырышта намзәтләр тиешле тавыш җыя алмады. Аннары сайлау тагын парламентка кайтарылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG